Туган як

Балалар үзләрен сынадылар

Шәһәребездә «Һөнәрләр дөньясы» республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы узды. 350 бала төрле һөнәрләр буенча белем-күнекмәләрен күрсәтте.

8 нче сыйныф укучылары химия фәне буенча сынаулар үтте.  Балалар табышмакларга җавап таптылар, ребуслар, мәсьәләләр чиштеләр, ә гамәли өлешендә формулаларны исәпләп, реакцияләр уздырдылар. 25 нче гимназия укучысы Ильяс Мөфтиев химия дәресләрен ярата һәм алга таба тормышын бу фән белән бәйләргә тели.  
Фестивальдә булачак пешекчеләр, буяучылар, тегүчеләр, эретеп ябыштыручылар  һ.б. көчләрен сынады. Бәйгедә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булганнар да катнашты. 17 компетенциядә җиңүчеләрне шәһәр предприятиеләре вәкилләре, производство мастерлары ачыклады. Мәсәлән, иң яхшы буяучы булып 94 нче балалар бакчасына йөрүче Ралина Хөсниева танылды. Иң яхшы программист Азат Рәхимов Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә белем ала. Эретеп ябыштыручыларның иң-иңе Айнур Гәрәев – 3 нче мәктәп укучысы. Тегүдә М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучысы Ләйсән Гайнуллинага тиңнәр булмады.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: