Туган як

Балалар шат

шигырь

Иште генә, күп кар яуды,

Дулап-буранлап алды.

Карт-корылар хафаланды,

Бала-чага шат булды.

Алар шулай кызык табып,

Чыгып китте урамга.

Таудай булган кар көртендә

Рәхәтләнеп аунарга.

Уйнадылар-көлделәр дә,

Көрәк күчте кулларга.

Ярдәм күрсәттеләр алар

Бик күп кенә йортларга.

Әдилә Яхина,

29 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: