Туган як

Балалар почмагы

Кышның беренче аена кердек. Декабрь тагын шул ягы белән истәлекле - бу ай тәмамлангач, без яңа елга аяк басабыз. Кышның башлануын, беренче яуган карны балалар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйча соң, таудан рәхәтләнеп чана-чаңгыда шуарга була, җепшек карны тәгәрәтеп, Кар бабай ясау да бик күңелле шөгыль. Юкка...

Кышның беренче аена кердек. Декабрь тагын шул ягы белән истәлекле - бу ай тәмамлангач, без яңа елга аяк басабыз. Кышның башлануын, беренче яуган карны балалар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйча соң, таудан рәхәтләнеп чана-чаңгыда шуарга була, җепшек карны тәгәрәтеп, Кар бабай ясау да бик күңелле шөгыль. Юкка гына язучылар кыш турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат итмәгәннәрдер. Хәер, иҗат белән шөгыльләнүче балалар да алардан калышырга җыенмый. Әнә бит, 7нче мәктәп укучылары да кышка багышлап нинди шәп шигырьләр язып җибәргәннәр. Без аларның берничәсен сәхифәнең бүгенге чыгарылышында укучыларга тәкъдим итәргә булдык.


Рәссам бабай

Тәрәздә серле бизәк.

Кем ясаган соң аны?

Атны, әтәч, сыерны

Чәчәк һәм яфракларны.

Нинди оста рәссам бу?

Нинди матур бизәкләр!

Аңа рәхмәт әйтәбез,

Телибез зур теләкләр.

Әни әйтә, рәсемне

Ясаган Суык бабай.

Алай ук оста итеп,

Ясый алмый бер малай.

Улкаем, ди, тырыш бул,

Охшарга тырыш аңа.

Рәсемне яз кәгазьгә

Әмма түгел ак карга.

Әнинең сүзен тотам,

Йөрим гел түгәрәккә.

Рәсем ясыйм, өйрәнәм,

Әниләргә бүләккә.

Кышкы рәхәтлек

Күңелле дә кыш көне,

Чөнки Яңа ел җитә.

Яңа ел бәйрәмендә,

Бүләкләр безне көтә.

Тышта ап-ак кар ява,

Шугалаклар да шома.

Тимераякта шәпләп,

Туйганчы шуып була.

Фәнзил БАРИЕВ,

7нче мәктәпнең алтынчы класс укучысы.

Беренче кар

Мин дә чыктым урамга,

Карны тотып карарга.

Алдым аны учыма,

Су булып калды кар да.

Кар бабайны ясарга,

Кулга кидем бияләй.

Җыя-җыя карны мин,

Ясап куйдым Кар бабай.

Алинә ГАРИФУЛЛИНА,

өченче класс укучысы.

Минем теләк

Ак кәгазь бите алдым,

Кыш бабайга хат яздым.

«Нәрсә сорыйм икән» дип,

Уйлап инде алҗыдым.

Ап-ак кардай шатлыклар,

Энҗе карлар булып яусын.

Әти-әниемне һәркөн,

Уңышларым куандырсын.

Айзинә НӘБИУЛЛИНА,

беренче класс укучысы.

Балалар шатлыгы

Сөендереп бар кешене

Җиргә ява ап-ак кар,

«Кышкы матурлык килде» - дип,

Шатланалар балалар.

Чана-чаңгыларын алар

Тиз генә барладылар.

Яңа яуган кар өстеннән,

Шуа да башладылар.

Камил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ,

өченче класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: