Туган як

балалар почмагы

Бәхетле бул! Минем әни иң матур, Минем әни иң әйбәт. Ышанмасагыз сорагыз, Сөйләп бирәм тәфсилләп. Матур итеп киенә, Тәмле ашлар пешерә. Әнием шундый оста ул, Барсына да өлгерә. Оста булса да әни, Арый инде кайчакта. Шуңа күрә әти һәм мин Булышабыз һәрчакта. Әнием! Бәхетле бул, Озак итеп яшә син! Гаиләбез...

Бәхетле бул!
Минем әни иң матур,
Минем әни иң әйбәт.
Ышанмасагыз сорагыз,
Сөйләп бирәм тәфсилләп.
 
Матур итеп киенә,
Тәмле ашлар пешерә.
Әнием шундый оста ул,
Барсына да өлгерә.
 
Оста булса да әни,
Арый инде кайчакта.
Шуңа күрә әти һәм мин
Булышабыз һәрчакта.
 
Әнием! Бәхетле бул,
Озак итеп яшә син!
Гаиләбез ныклы булып,
Торырбыз исән-имин.
Раилә ЗАҺРИЕВА,
8нче сыйныф укучысы.
 
Әниемә
 
Җир йөзендә әнидән дә
Юктыр кадерле кешем.
Син бәхетле булсын өчен
Куярмын бөтен көчем!
 
Мин кайтуга җылы ашлар
Гел пешереп торасың.
Синдәй әни юктыр җирдә,
Син - иң алтын куллысы.
 
Әнкәем, бәгырькәем,
Рәхмәт сиңа барсына.
Миндәй бәхетле балалар
Булсын җирдә барсы да.
Данил ЧУПАШЕВ,
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
7нче сыйныф укучысы.
 
Белмисеңмени?
- Кызым,
бездә зур бәйрәм:
Бәби сатып алабыз, -
Диде әни шатланып.
- Әни! Белмисеңмени,
Бәби сатып алынмый,
Бәби корсактан чыга, - дип,
Җавап бирдем шаккатып.
Рузилә ХАТЫЙПОВА,
5нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: