Туган як

Балалар иҗаты

МЕҢ РӘХМӘТ! Әй, әнием, әле кайчан гына Син мәктәпкә мине озаттың. Кышкы кичне мамык шәлгә төреп, Хәрефләрне миңа өйрәттең. Бик тиз уза гомер: мин - унбердә, Синең кара чәчең чаларды. Рәхәт балачагым, туган ягым Еракларда калып югалды. Дуслар олыгайды: сугышып йөргән Булатлар да хәзер егетләр. Кызлар тирәсендә күз кыскалап, Озатмакчы...

МЕҢ РӘХМӘТ!

Әй, әнием, әле кайчан гына

Син мәктәпкә мине озаттың.

Кышкы кичне мамык шәлгә төреп,

Хәрефләрне миңа өйрәттең.

Бик тиз уза гомер: мин - унбердә,

Синең кара чәчең чаларды.

Рәхәт балачагым, туган ягым

Еракларда калып югалды.

Дуслар олыгайды: сугышып йөргән

Булатлар да хәзер егетләр.

Кызлар тирәсендә күз кыскалап,

Озатмакчы булып йөриләр.

Озак яшәгез сез, әткәй-әнкәй!

Кайтып керер йорт ул - бер ләззәт!

Якты дөнья өчен, гомерем өчен,

Миннән сезгә бүген МЕҢ РӘХМӘТ!

Айзилә МӘРДӘНШИНА,

13нче гимназия-интернат укучысы.

Туган ягым

Туган ягым минем, иң якын як,

Әллә шунда туып үскәнгә.

Инеш буйларында яланаяк

Балачагым гөрләп үткәнгә.

Еракларга китә калса юлым,

Күңелем кала туган якларда.

Табигатен мәңге оныталмамын

Чит җирләрдә рәхәт булса да.

Кырларында үскән игеннәре

Кая барсам, озата барачак.

Җәйге җил искәндә, хуш исләре

Хәтеремдә мәңге калачак.

Ләйсән яңгырлары яуган чакта

Урам буйлап йөгерә бала-чага.

Шул чакларны искә төшерәм дә

Күңелкәем җылы хискә тула.

Сызылып аткан алсу таңнары да,

Җиләк җыйган болын, урман да.

Колач салып йөзгән елгасы да -

Һәммәсе дә газиз, үз анда.

Күңел түзми, елый, сыкрый, ашкына ул

Балачагы калган шул якларга.

Гүзәл ГАБДУЛЛИНА,

13нче гимназия-интернат укучысы.

Беренче укытучым минем

Укытучы һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр һәм катлаулы. Илебез үсеше өчен гыйлемле, алдынгы карашлы кешеләр кирәк. Ә бит аларның барысын да укытучыда белем ала.

Безнең мәктәп укытучылары үз һөнәрләрен һәм укучыларын яраталар. Шушы игелекле һөнәр ияләренең барысына да рәхмәт сүзләре генә әйтер идем.

Беренче мәртәбә мәктәпкә аяк басуга безне укытучыбыз Ләйсән апа каршы алды. Без анда дүрт ел укыдык, беренче укытучыбыз балгангадыр инде, ул укытучылар арасында иң якыны. Ләйсмән апа яхшы күңелле, кайгыртучан, безне бары тик яхшылыкка гына өйрәтте, тәртипле булуыбызны теләде. Аны бик хаклы рәвештә икенче әниебез дип әйтергә була, чөнки кирәк вакытта мактый, шулай ук ачулана да. Без аңа үпкәләмибез, киресенчә, хатабызны төзәтергә тырышабыз.

Мин Ләйсән апаның дәресләрендә утырырга яратам. Чөнки ул һәр теманы җентекләп аңлата, авырракларын, без аңлаганчы, йөз тапкыр кабатларга да риза ул.

Укытучыбыз тырыш, үз һөнәрен бик ярата. Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәне бер дә күренми. Аның өчен иң мөһиме - мәктәп.

Ләйсән апаның барлык сыйфатлары да ошый миңа. Мин гомерем буе аңа безгә белем бирү өчен армый - талмый башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтле булачакмын.

Кечкенә чакта мин укытучы булу бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үсә төшкәч аңладым: бар кеше дә укытучы була алмый, бу һөнәр иясе булу өчен сабырлык, тырышлык, балаларны ярату кебек сыйфатлар булырга тиеш.

Алия ВӘЛИМӨХӘММӘТОВА,

Түбән Уратма урта мәктәбе.

Сабан туе.

Язгы чәчүләр бетүгә,

Басулар тынып кала,

Зур бәйрәм киләсен белеп,

Барча халык шатлана.

Сабан туе елга бер ул,

Шуңа да бик кадерле,

Бала - чагалар гөр килә,

Мактап һәрбер уенны.

Зур аланда, олы мәйдан,

Анда халык җыелган,

Аллы - гөлле төсләр бизи,

Яңгырап тора мәйдан.

Мәйдан уртасына чыга,

Авылның уңганнары,

Зур бүләкләр ала алар,

Хезмәтен куйганнары.

Аннан китә бил алышу,

Әй көрәшә балалар,

Бер - берсен егып салулар,

Билен бирми батырлар.

Бер тарафтан җыр яңгырый,

Биючеләр тыпырдый,

Һәр кеше елмаеп йөри,

Сабан туй ул зур бәйрәм.

Диләрә ФӘЙЗУЛЛИНА,

22 нче мәктәп укучысы.

Әтиемне яратам

Мин үземнең әтиемне бик яратам. Ул - иң акыллы, көчле, кыю һәм эшчән әти. "Ашыгыч ярдәм" машинасында фельдшер, авыруларга беренче ярдәм күрсәтүче. Әтием алтын куллы, нинди генә эшкә тотынса да булдыра: телевизорлар төзәтә, өйдә ватылган электр приборларын барысын да үзе ремонтлый, минем белән компьютер уеннары да уйный. Ял көннәрендә без аның белән балыкка барырга яратабыз. Әти иске маркалы машиналар ярата. Күптән түгел генә ул 1968нче елгы "Волга" машинасы сатып алды. Ачык зәңгәр төстәге бу автомобиль миңа да ошады. Без әти белән иске акчалар да җыябыз. Безнең коллекциябез шактый тупланды инде. Әтием яшь чагында армиядә, ракета гаскәрләрендә, хезмәт иткән.

Мин әтием белән горурланам һәм аны хөрмәт итәм. Һәрчак аның сүзен тыңлыйм һәм йөзенә кызыллык китермәскә тырышам.

Амалия ГӘРӘЕВА,

2нче мәктәпнең 3 класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: