Туган як

Балалар иҗаты

Жәйге ял көннәре. Укуларны тәмамлап, без укучылар жәйге ялга таралыштык. Быел жәйге ялны мин бик кунелле һэм мавыктыргыч итеп үткәрдем. Әниемнең туган авылында Зәй районында булдым. Мин, малай булсам да, чәчәкләр бик яратам, тирә-якның, табигатьнең матурлыгына сокланып яшим. Әнигә чәчәкләр, яшелчә , Җиләк-җимеш үстерергә булыштым. Җәй дигәч тә, китапларны да...

Жәйге ял көннәре.

Укуларны тәмамлап, без укучылар жәйге ялга таралыштык. Быел жәйге ялны мин бик кунелле һэм мавыктыргыч итеп үткәрдем. Әниемнең туган авылында Зәй районында булдым. Мин, малай булсам да, чәчәкләр бик яратам, тирә-якның, табигатьнең матурлыгына сокланып яшим. Әнигә чәчәкләр, яшелчә , Җиләк-җимеш үстерергә булыштым. Җәй дигәч тә, китапларны да онытырга ярамый, китаплар укырга да вакыт таптым, китапханәдән укытучы апа җәйге ялга укырга биргән китапларны алып укыдым. Татар шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты мине кызыксындырганга, аның «Шүрәле» әкиятен берничә тапкыр укып чыктым. Сүз уңаеннан шуны да әйтәм: язын мәктәптә Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган рәсем конкурсында һәм «Шигырь укып елый белгәннәрнең күңелендә булмый начарлык» шигырь бәйгесендә беренче урыннарны яулаган идем. Шулай ук мин язучы Р.Вәлиевның иҗатына да битараф тугел, аның шигырьләрен укып барам.

Ничек ял иткәнне сөйләвемне дәвам итеп шуны әйтәсем килә: Оренбург шәһәрендә дә ял иттем, тозлы суда коендым, кояшта кызындым. Казан, Норлат шәһәрләрендә туганнарда кунак булырга да туры килде. Шулай да иң кызыгы авылда кармак белән балык тоту булды. Балык чирткәнне көтеп, йоклап киткән мизгелләр их, нинди куңелле бит! Авыл малайлары белән велосипедта йөрдем. Мин бисер белән да мавыгам, бисердан матур-матур чәчәкләр, агачлар ясадым жәйге ялда.

Мин тагын да үсеп, көч җыеп, өченче сыйныфка килдем, алда безне катлаулы да, куңелле дә, мавыктыргыч та уку елы көтә.Шулай ук мине спорт секциясе, музыка мәктәбе көтә. Сыйныфташларыма, барлык укучыларга зур уңышлар, яхшы билгеләргә генә укуларын телим.

Ильяс Гыйниятуллин,

7нче мәктәпнең 3нче А сыйныфы укучысы

Дүрт аяклы дустым

Минем яраткан этем бар. Аның исеме Тузик. Ул зур колаклы, йонлач, гәүдәгә дә зур. Ул токымсыз, гади йорт эте. Минем маэмаем гади эт кенә булса да, бик акыллы һәм тыңлаучан. Тузик исәнләшкәндә тәпиен сузарга өйрәнде. Аның әле башка һөнәрләре дә бик күп. Кыш көннәрендә минем бияләемне салдырып, шаярырга ярата. Мине күрүгә ерактан ук өреп, сәлам бирә. Мин үземнең дүрт аяклы дустымны бик яратам.

Нәргизә Гарифуллина,

32нче мәктәп укучысы.

 

Мансур абый.

Безнең йортта Мансур исемле көләч йөзле, бала җанлы бер ир яши. Аның үз балалары инде зур, һәрберсенең үз тормышы.

Мансур абый безнең йорт малайлары белән бик дус яши.Эштән кайтканда да, малай-шалайның хәлен белмичә, өенә керми иде. Малайлар да Мансур абыйны күрүгә аның янына йөгерәләр. "Чык инде урамга, әйдә уйныйбыз!"-дип аптыратып бетерәләр үзен. Мансур абый үзе дә тизрәк урамга йөгерә. "Кеше көлдермә инде, бала-чага булма инде!"-дип хатыны орыша иде үзен. Футбол, хоккей, качыш, куыш - бер уенны да калдырмый ул.

Ә соңгы арада Мансур абый малайларны агач эшенә өйрәтә башлады.Кулы алтын шул аның! Йорттагы бөтен эскәмияләрне төзәтеп кенә тора ул. Беседка да ясап куйды. Кич белән шул беседкада җыелалар да, агачтан нәрсә генә ясамыйлар. Хәзер безнең урам шундый матур, чиста, төрле агач фигуралары белән бизәлгән. Урам җыештыручыларына да бик ошый, буяп кына торалар.

Алия Мөхәммәтҗанова,

7нче мәктәпнең 7 класс укучысы.

Ак табан.

Алып керде күршеләрдән әнием песи баласы.

Күп булган ул аларның, безгә калган карасы.

Чем кара дип әйтер идем, табанында бар агы.

Шуңа күрә уйладык та "Ак табан" дидек аны.

Бик күңелле аның белән уйный да ул, шаяра.

Тик кайчакта " әни" диеп мыраулый бит, бичара.

Гаиләбезнең бер әгъзасы, Ак табан булды хәзер.

Дүртәү идек, бишәү булдык, урын юк борчылырга.

Камилә Шакирҗанова,

7нче мәктәпнең дүртенче "А" сыйныфы укучысы

 

Татар теле укытучысы Гүзәл апа безгә өй эше итеп көрәк турында табышмаклар уйлап чыгарырга кушты. Башта бик авыр булып тоелган бу эш кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты.Тырыша торгач мин бу эшем өчен "бишле" билгесе алдым. Хезмәт җимешләрем белән "Туган як" укучыларын да таныштырасым килде.

Эш коралы турында табышмаклар.

1. Жир казый

Бер дә талмый!

2. Бакча эшендә

һәрчак кирәк

Ул нәрсә?

Әйтегез тизрәк!

Ул ...

 

3. Жир дә казый үзе,

күрмәсә дә күзе.

Бәрәңге дә утырта,

Алырга да булыша.

Бер дә тик тормый,

Тырыша да, тырыша.

 

4. Ул уңганга гел кирәк.

Нәрсә турында сүз бара,

Әйт әле тизрәк?

Ул ...

 

5. Хезмәт сөйгән халыкның,

Һәрчак ул кулында,

Дип сөйлиләр бездә,

Нәрсә турында?

 

6. Аның дуслары күп,

Тормый ул тик:

Җәен җир казый,

Кышын кар көри.

 

7. Аның белән эшләгән

Әнкәй дә.

Кулыннан төшермәгән

Әткәй дә.

Ул герой түгел

Куймаганнар һәйкәл дә.

 

8. Җир казыган, кар көрәгән,

Тырышкан да тырышкан.

Өйрәткән ул халкымны

Бәхет табарга тормыштан.

 

9. Биш хәрефтән тора ул

«К» га башлана,

«К» га бетә.

Уйлап тап тизрәк

Укучы жавап көтә!

Ильяс Гыйниятуллин

7 мәктәпнең өченче А сыйныфы укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: