Туган як

Балалар иҗаты

Сөйкемле бабай Төньяк полюсында яши Бер бик сөйкемле бабай. Кем соң ул? - дип сорасагыз Әлбәттә, ул Кыш бабай. Аны һәр өйдә көтәләр, Аны һәркем ярата, Чөнки ул бүләкләр белән Безгә бәхет тарата. Һәр бала могҗиза көтә, Ниләрдер хыяллана. Хыяллар тормышка ашкан Тылсымлы матур иртәләр Кыш бабайдан башлана. Нияз Файдров...

Сөйкемле бабай

Төньяк полюсында яши

Бер бик сөйкемле бабай.

Кем соң ул? - дип сорасагыз

Әлбәттә, ул Кыш бабай.

 

Аны һәр өйдә көтәләр,

Аны һәркем ярата,

Чөнки ул бүләкләр белән

Безгә бәхет тарата.

 

Һәр бала могҗиза көтә,

Ниләрдер хыяллана.

Хыяллар тормышка ашкан

Тылсымлы матур иртәләр

Кыш бабайдан башлана.

Нияз Файдров

32 нче гимназиянең Знче г сыйныфы укучысы

 

Чаңгы шуабыз

Чыктык без әтием белән

Икәү чаңгы шуарга.

Барган идек, ә анда

Гөр килә бала-чага.

 

Чаңгы шууын, күрсәгез,

Ничек рәхәт икәнен.

Хәтта шуа белмәсәң дә,

Гел шуасы килгәнен.

 

Бер -береңә карыйсың да,

Тизрәк шуасың килә.

Әлбәттә, башкалардан да

Узып китәсе килә.

 

Сезгә дә тәкъдим итәм мин

Чаңгы шуыгыз, дуслар.

Сәламәтлегегез турында

Онытмагыз сез, дуслар.

Зөһрә Хуҗина

7нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы

 

Кыш бабайга хат.

Кыш килде сагындырып,

Бар җирне акка күмеп.

Кыш бабай килә тиздән

Котларга бәйрәм белән.

 

Хат яздым Кыш бабайга,

Теләп изге теләкләр.

Сорамадым, алып кил дип,

Миңа затлы бүләкләр.

 

Гаиләм тату булсын,

Туганнар исән булсын.

Дусларым янәшәмдә

Күбәеп кенә торсын.

 

Укуым яхшы булсын,

Башкалар да тырышсын.

Укытучыларга түземлек

Өстәлеп кенә торсын.

 

Тормышлар җиңел булсын,

Дөньялар тыныч булсын.

Исәнлек кенә сорыйм,

Сатып алырбыз башкасын.

 

Ә Кыш бабайга мин телим

Көчләрнең иң зурысын.

Шул хәтле теләкләрне ул

Кешеләргә тапшырсын.

Мөхәммәтҗанова Алия,

7нче мәктәп укучысы.

 

Кыш.

Урап - урап карлар ява,

Урам - кырып тутырып,

Ә без урамга чыгабыз,

Чаналарга утырып.

 

Килеп җиттек тау янына,

Гөр килә бала - чага,

Кайсы чанада җилдертә,

Кайсылары кул чаба.

 

Актырнак та килеп җиткән,

Баларны сагынып,

Тау астына ул да чаба,

Койрыгын салындырып.

 

Кыш бабай безне иркәләп,

Борынны чеметкәли,

Куркытмакчы була безне,
Кулларны да тоткалый.

 

Алмадай кызара битләр,

Ә без һаман шуабыз,

Кыш бит ул озакка түгел,

Сагынып искә аларбыз.

 

Күмәкләшеп, чана тартып,

Өйгә кайтып барабыз,

Актырнак та бездән калмый,
Эх күңелле чагыбыз.

Фәйзуллина Диләрә,

22 нче мәктәп укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: