Туган як

Балалар иҗаты

Халкыбызның күңел байлыгы Нәрсә соң ул күңел байлыгы? Бу турыда уйлап караганыгыз бармы? Минемчә, ул әниемнәрнең, әбиемнәрнең бишек җырларыннан башлана. Алар шулкадәр моңлы, тәр-бияви мәгънәгә ия. Күңел байлыгы, шулай ук халкыбызның гореф-гадәтләрендә, киемнәрендә, җырларында чагыла. Матур итеп киенгән татар егет-кызлары җырлы-биюле уеннар уйныйлар. Күлмәкләрдә, читекләрдә - татар халкына хас булган...

Халкыбызның күңел байлыгы
Нәрсә соң ул күңел байлыгы? Бу турыда уйлап караганыгыз бармы? Минемчә, ул әниемнәрнең, әбиемнәрнең бишек җырларыннан башлана. Алар шулкадәр моңлы, тәр-бияви мәгънәгә ия.
Күңел байлыгы, шулай ук халкыбызның гореф-гадәтләрендә, киемнәрендә, җырларында чагыла. Матур итеп киенгән татар егет-кызлары җырлы-биюле уеннар уйныйлар. Күлмәкләрдә, читекләрдә - татар халкына хас булган милли бизәкләр. Кызларның алкалары, беләзекләре һәм башка бизәнү әйберләре дә үзенчәлекле матур. Кызганыч, чулпылар, беләзекләрне хәзер музейда гына күрергә була. Ә музейга аяк бастыңмы - монда инде халкыбыз тарихы белән ныклап танышып була. Элекке эш кораллары, савыт-саба - барысы да бар монда. Халкыбызның үткән тормышын, күңел байлыгын саклауда татар халык җырлары да төп урыннарның берсен алып тора. «Кара урман», «Тәфтиләү», «Ком бураны», «Шахта» кебек җырлар телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган.
Татар халкының үткәне белән кызыксынып, рухи байлык, күңел байлыгын арттырып була. Ә инде ничек, кайда һәм күпме дәрәҗәдә - кешенең үзеннән тора.
Алинә Әгълиуллина,
8нче класс укучысы.
 
Экскурсиядә булдык
Көзге җылы көннәрнең берсендә, мәктәп укытучылары һәм теләге булган укучылар изге Болгар шәһәренә юл тотты.
Иделнең сул ягында ап-ак таш хәрабәләр янында Болгар дәүләте урнашкан. Монда бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар, төсле металл эшкәрткәннәр. Болгарда балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле ювелир бизәнү әйберләре җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгәннәр. XI-XII гасырларда шагыйрьләр, галимнәр иҗат иткән. Бу чорда Болгар зур дәүләткә әйләнгән. Әмма ул 1236 елда Бату хан гаскәрләре һөҗүменә дучар була. Дошманнар халыкны кыйнап, үтереп, малын талап алып, бар җирне яндыралар. Тиздән, Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Көнчыгыш Европаның башка илләре кебек үк, ул аңа буйсындырыла. Качып котылып калган халык бик тиз шәһәргә кире әйләнеп кайтып, шәһәр яңадан төзелә. Имән диварлар туфрактан өелгән ныгытма белән чолганып алына. XIV гасырның 60нчы елларында Болгар Европаның 50 меңнән артык халкы булган иң зур шәһәргә әверелә. Бу шәһәр Идел буенда урнашкан зур сәүдә үзәге дә булган әле. Монда Урта Азиядән, ерак Кытайдан, Ираннан һәм башка бик күп җирләрдән сәүдәгәрләр килгән.
Без дә ерак әби-бабайларыбызны искә алдык. Табылдык әйберләр, кабер ташлары, борынгы эш кораллары, савыт-саба һәм башка бик күп төрле әйберләр белән таныштык. Экскурсовод безгә күп яңа мәгълүматлар җиткерде.Әти-әниләргә, дусларга сувенирлар алдык. Ашханәдә бик тәмле итеп ашаттылар.Матур да, истәлекле дә урыннарда фотога төштек. Без дә зурайгач,аларны балаларыбызга күрсәтербез! Рәхәтләнеп ял итеп, исән-сау үзебезнең туган шәһәребезгә -Түбән Камага кайтып җиттек.
Зәринә ЗинНӘтуллина,
10нчы мәктәпнең 5г класс укучысы.
 
Кыш
Урап-урап карлар ява,
Басу-кырны тутырып.
Ә без урамга чыгабыз,
Чаналарга утырып.
Килеп җиттек тау янына,
Гөр килә бала-чага.
Кайсы чанада җилдерә,
Кайсылары кул чаба.
Актырнак та килеп җиткән,
Балаларны сагынып,
Тау астына ул да чаба,
Койрыгын салындырып.
Кыш бабай безне иркәләп
Борынны чеметкәли,
Куркытмакчы була безне:
Кулларны да тоткалый.
Алмадай кызара битләр,
Ә без һаман шуабыз.
Кыш бит ул озакка түгел,
Сагынып искә алырбыз.
Күмәкләшеп, чана тартып
Өйгә кайтып барабыз.
Актырнак та бездән калмый,
Эх, күңелле чагыбыз.
Диләрә Фәйзуллина,
22нче мәктәп укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: