Туган як

Балалар иҗаты

Минем яраткан шөгылем Мин "Ал җилкәннәр" исемле яшүсмерләр клубына йөрим, шунда сәйләннән төрле-төрле әйберләр ясарга өйрәндем. Иң беренче ясаган әйберем кар бабай булды. Хәзер инде сәйләннән ясаган әйберләрем шактый. Ә хыялым - киләчәктә сәйләннән зур картина ясау. Безнең өйдә сәйләннән ясалган агачлар һәм чәчәкләр бик күп. Алар - әтиемә, әниемә,...

Минем яраткан шөгылем

Мин "Ал җилкәннәр" исемле яшүсмерләр клубына йөрим, шунда сәйләннән төрле-төрле әйберләр ясарга өйрәндем. Иң беренче ясаган әйберем кар бабай булды. Хәзер инде сәйләннән ясаган әйберләрем шактый. Ә хыялым - киләчәктә сәйләннән зур картина ясау. Безнең өйдә сәйләннән ясалган агачлар һәм чәчәкләр бик күп. Алар - әтиемә, әниемә, әбиемә миннән бүләкләр.

Без бу клубта төрле экскурсияләргә дә йөрибез. Мәсәлән, һәр елны шәһәребездәге чишмәне җыештырырга барабыз, без бу чарада теләп катнашабыз.

Ләйсән Фазлуллина, 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы

Мактанчык куян

Урманда бер куян яшәгән. Ул би-и-ик мактанчык булган. Урман буенча:

- Мин иң акыллы куян, мин бик белемле куян!- дип кычкырып йөри икән.

Моны бүре дә ишеткән. Бервакыт шулай куян урман буйлап мактанып йөргәндә кинәт кенә каршысына сикереп чыккан.

- Хәзер мин синең белемеңне тикшереп карыйм. Әгәр мин биргән мәсьәләне чишсәң мин сине җибәрәм, әгәр чишә алмасаң мин сине тотып ашыйм, - дигән ул һәм мәсьәләнең шартын әйткән.

Куян мәсьәләне чишә алмаган.

- Син акыллы түгел, син мактанчык куян, - дигән бүре һәм куянны тотып ашаган.

Андрей Заздравин, 15 нче урта мәктәпнең 4Б сыйныф укучысы,

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: