Туган як

Балалар иҗаты

Тыңлаусыз малай Яшәгән ди бер малай. Ул бик тә тыңлаусыз булган. Ни генә әйтсәләр дә, гел киресен эшләгән. Урамда иптәшләре дә аны якын итмәгәннәр. Чөнки ул җәнлекләрне, очраган кош-кортны рәнҗеткән. Юлдагы этләрне дә типкәләп киткән, кошларга таш белән аткан. Очраган кешеләргә телен күрсәтеп йөгереп китә торган булган. Шуңа күрә ул...

Тыңлаусыз малай

Яшәгән ди бер малай. Ул бик тә тыңлаусыз булган. Ни генә әйтсәләр дә, гел киресен эшләгән. Урамда иптәшләре дә аны якын итмәгәннәр. Чөнки ул җәнлекләрне, очраган кош-кортны рәнҗеткән. Юлдагы этләрне дә типкәләп киткән, кошларга таш белән аткан. Очраган кешеләргә телен күрсәтеп йөгереп китә торган булган. Шуңа күрә ул гел ялгызы йөргән. Шулай бер көнне тыңлаусыз малай үзе генә уйнаган да уйнаган, кошларны рәнҗеткән, очраган мәчеләрне дә буш калдырмаган, койрыкларыннан тартып кычкырткан. Кич җиткәнен, караңгы төшкәнен күреп, өенә кайтырга булган. Моның кайту юлында бер эт йоклап ята икән. Гадәте буенча бу этне дә күрми уза алмаган, аңа аягы белән типкән. Бу бик усал эт булып, аягын каты итеп тешләп алган, җитмәсә, артыннан да чаба башлаган. Бик тә курыккан малай, кычкыра-кычкыра елап, өенә таба чапкан, ә эт аның артыннан куа икән. Ярый әле, юлында эштән кайтып килүче бер абый очраган. Ул малайны күтәреп алган, этне куып җибәргән. Малайга эткә тибәргә ярамаганын, кошларны рәнҗетмәскә, гел яхшылык кына эшләргә кирәклеген аңлаткан. Тыңлаусыз малай аның сүзләрен яхшылап тыңлаган, җәнлекләрне рәнҗетмәскә, кошларга таш белән атмаска сүз биргән. Шул көннән бирле бу малай гел яхшылык кына эшләгән. Аның дуслары да күбәйгән. Дуслар белән бергә тату уйнау аңа бик тә ошаган.
Диләрә Фәйзуллина,
22нче гимназия укучысы.
 
Урман дуслары
Бик күп чишмәләре булган урман буенда урнашкан бик тә матур авылда әти-әнисе һәм ике сеңлесе белән, бик тә уңган, чибәр, акыллы бер кыз Галия яшәгән, ди. Әти-әнисе эшкә киткәндә ул үзенең сеңелләренә күз-колак булып тора икән. Ике сеңелнең олысы Наилә апасына идән юарга, су ташырга, ашарга пешерергә булыша икән. Ә кече сеңелләре Мәликә ялкау, әләкче, эш кушсалар: «Әтигә, әнигә әйтәм», - дип еларга гына тора икән, ди. Җәй җитеп, җиләкләр пешеп җиткәч, Галия сеңелләре белән җиләккә киткәннәр. Болында җиләк бик күп, эре, кып-кызыл икән. Кызлар җиләк җыя башлаганнар. Урман хуҗасы, ак сакаллы, бәләкәй бабай агач артына качып, аларның җырлаганнарын тыңлап, сокланып карап тора икән. Мәликәнең җиләкне җыймыйча, ашап кына йөргәнен күреп, кыңгырау чәчәген селки-селки төрле матур тавышлар чыгара башлаган. Кыз башта куркып елаган, аннан агач артына качкан. Бабай чәчәкне тотып аның алдында бии башлагач, кызның кәефләре күтәрелгән. Урмандагы төрле җәнлекләр белән уйнап, җиләк җыярга кирәклеген дә оныткан, апаларын да югалткан.
Апалары зур чиләкләрен тутырганнар, чәй эчәргә дип мәтрүшкәләр җыйганнар, кояш астында йөреп арыганнар, су эчәселәре, ашыйсылары килгән. Зур имән агачы астына килеп утырып, Мөнирәне чакыра башлаганнар. Ә ул эндәшмәгән. Кызлар бик курыкканнар, чиләкләрен яулык белән бәйләп, аны эзләргә тотынганнар. Эзли торгач, зур аланга килеп чыкканнар. Карасалар, сеңлеләре кошлар белән, бәләкәй куян балалары белән уйнап йөри икән. Башта ул табылганга сөенгәннәр, ә чиләгендә биш-алты җиләк кенә күргәч, ачуланганнар. Мөнирәгә һәм аның урман дусларына оят булган. Алар төрлесе-төрле яктан җиләк җыеп, чиләкне тутырганнар. Урман хуҗасы аларны мактаган, дус булырга, бер-берсенә булышырга өндәгән. Олы апалары өйдән алып килгән ипине тигез итеп бүлеп, барысына да өләшеп чыккан. Тәмле ипине ашаганда, саескан озын койрыгына чиләк элеп, чишмәдән су алып килгән. Туйганчы салкын су эчкәннәр. Соңыннан кызларны авылга кадәр озатып та куйганнар.
Вероника Тихановская,
29нчы мәктәп укучысы.
 
Без дә теләп катнаштык
Шәһәребез бик матур, бик чиста. Беләсезме, язын урамнарны чистартканда, без дә классташларым белән мәктәп тирәсенә эшкә чыктык бит. Яраткан укытучыбыз Хәлил абый белән мәктәп ишегалдындагы эреп бетмәгән карларны тараттык, мәктәбебез тирәсен чүп-чардан арындырдык. Май ае башлануга тирә-якны казып, тырмалап, түтәлләр ясап чәчәкләр утырттык. Шифалы яңгырлардан соң алар матур итеп шытып чыктылар. Менә хәзер язлар үтеп, җәй аена аяк баскач, үзебезнең мәктәбебезне һәм аның территориясен чиста, матур итеп күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Хәзер инде җәйге практикада без чәчәкләргә су сибәбез, чүп үләннәрен утыйбыз, төрле чүп-чардан арындырабыз.
Нәфис Латыйпов,
29нчы мәктәп укучысы
 
Каеннар ни сөйли?
Каеннар шауламый,
каеннар серләшә.
Алар бит
үзләре телендә сөйләшә.
Мактыйлар кебек гел
әрәмә буйларын,
Челтерәп агучы
ямьле Ык суларын.
 
Ямь-яшел үзәнен,
балыклы күлләрен,
Урманда үсүче
бөрлегән-җиләген.
Тагын шуны сөйлиләр күк:
Туган илеңне син сөй.
Каеннарга кушылып җырла,
Илеңне мактап, бер көй.
Ильяр Корычбаев,
29 нчы мәктәп укучысы.
 
Төнге яңгыр
Йоклатмый да, эшләтми дә
Бу сихерле төнге янгыр.
Җем-җем итеп, караңгыда
Туктамыйча ява яңгыр.
 
Иртәнгә хәтле явып, ул
Шигырьләр дә яздырта.
Төрле хәлләр турында
Моңсу уйлар уйлата.
 
Караңгы салкын төндә,
Тәрәзәләргә карап,
Әкият язып карадым,
Уй-фикерләрем барлап.
 
Су анасы искә төште,
Шүрәлеләр, пәриләр.
Әйтерсең, бар да, күшегеп,
Яңгыр астында йөриләр.
Ландыш Мөхәммәтшина,
5нче мәктәп укучысы.
 
Туган ягым
Туган як таулары текә,
Елгасы агып төшә.
Һавасы саф, суы тәмле,
Табигате бик ямьле.
Алия Хисмәтуллина,
29нчы мәктәп укучысы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: