Туган як

Балалар иҗаты

Сеңлемә Зур шатлык ул, сиңа иптәш Сеңлекәшең булуы, Урамнарда җитәкләшеп, Өйгә кайтып керүе. Өйгә кайткач, без икәүләп Тиз - тиз эшләр эшлибез, Сеңлем минем тузан сөртә, Ә мин чәйләр әзерлим. Чәйләр бигрәк тәмле була, Сеңлем белән эчкәнгә, Матур сүзләр әйтешәбез, Без туганнар булганга. Чишмә буенда йөрибез, Татлы суын эчәбез, Елга...

Сеңлемә
Зур шатлык ул, сиңа иптәш
Сеңлекәшең булуы,
Урамнарда җитәкләшеп,
Өйгә кайтып керүе.
Өйгә кайткач, без икәүләп
Тиз - тиз эшләр эшлибез,
Сеңлем минем тузан сөртә,
Ә мин чәйләр әзерлим.
Чәйләр бигрәк тәмле була,
Сеңлем белән эчкәнгә,
Матур сүзләр әйтешәбез,
Без туганнар булганга.
Чишмә буенда йөрибез,
Татлы суын эчәбез,
Елга суын чәпелдәдеп,
Бер - беребезгә сибәбез.
Тату уйныйбыз бергәләп,
Һәр уенда без бергә,
Аллы - гөлле чәчәкләрне,
Җыябыз су буенда.
Безнең татулыкны күреп,
Әти - әни шатлана,
Бәхет, тәүфыйк тели алар,
Без рәхмәтле аларга.
Диләрә Фәйзуллина, 22 нче мәктәп
укучысы.
Циркта
Айгөлнең хыялы бүген,
Ниһаять, чынга ашты.
Әтисе белән бергәләп
Циркка барып кайтты.
Хайваннарны күргәч тә, ул
Хәйран кала, ятсына.
Чөнки ул күргән җәнлекләр
Үзгәргәннәр барсы да.
Читлектә түгел ич алар,
Иректә йөри иде.
Берсе әнә, кызга карап,
Башын да иде инде.
Дустым, төшендеңме инде
Бу эшнең асылына?
Айгөл телевизордан
күргән шул
Җәнлекләрнең барсын да.
Зөһрә Хуҗина,
7нче мәктәп укучысы.
Аның белән горурланам
Бөек Ватан сугышында минем бабамның әтисе Калачев Степан Григорий улы катнашкан. Ул Арча районында 1909 елда крестьян гаиләсендә туган.
Фин сугышы башлануга бабамны армиягә алалар, соңыннан Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның башыннан ахырына хәтле 3 нче Белорус фронтында сугыша ул. Карт бабам җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Тик сугыш беткәч аны Ерак Көнчыгышка япон армиясенә каршы сугышка җибәрәләр. Карт бабам өчен сугыш бары тик 1946 елны гына тәмамлана.
Степан бабам бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән: «За победу над Японией», «За взятие Кенигсберга» һ.б. Карт бабам 84 яшендә вафат була.
Мин сугыш турындагы истәлекләрне бабам Калачев Николай сөйләгәннәрдән белдем. Ул 1947 елда туган. Степан бабай куркыныч сугыш турында сөйләргә яратмый иде, дип исенә төшерә Николай бабам. Ә шулай да аның хәтерендә фашистларның Белорус җирендә кылган явызлыклары нык уелып калган: кешеләрнең ач-ялангач булулары, ашарга ипи түгел, хәтта эчәргә су да булмавы (чөнки коелар үтерелгән җирле халык белән тулы булган), җимерелгән, яндырылган авыллар...Николай бабам белән сугыш турында сөйләшеп утырганнан соң минем бар теләгем: җир йөзендә беркайчан да, беркайда да сугыш булмасын иде.
Азат Калачев,
Югары Уратма мәктәбенең бишенче
класс укучысы.
Кояш гомере телим...
Минем әниемнең исеме Хәлимә. Ул дөньядагы иң матур һәм иң яхшы әниләрнең берсе иде. Ә без - әтием, әнием һәм мин - дөньядагы иң бәхетле гаиләләрнең берсе идек. Ни өчен «иде» дим? Чөнки каты авыру 2013 елның эссе җәй аенда әниемне бездән бөтенләйгә алып китте... «Әни» сүзен ишетүгә минем күзләремнән яшьләр атылып чыга, әнием белән үткән күңелле вакытлар, рәхәтлекләр искә төшә.
Әнием теплицада эшләде, эшен яратып башкарды. Төрле-төрле яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерү әниемнең төп шөгыле булды. Шуның өстенә безгә дә бик игътибарлы иде әнием. Өебез һәрвакыт чиста итеп җыештырылган, гөлләр чәчәк атып утыра, пешергән ризыклардан тәмле исләр килеп тора торган җәннәт бакчасына охшый иде. Әнием белән бергә дәрес әзерләүләрнең, шигырь ятлауларның, әниемнең ягымлы йөзен күрү, җылы сүзләрен ишетү никадәр рәхәт булганлыгын соңрак аңладым. Әнием беркайчан да ачулана белмәс, тавышын күтәрмәс, назлы сүзләрен бездән кызганмас иде. Без бит барыбыз да - әтием дә, әнием дә, мин дә бик дуслар, бер- беребезне аңлый, борчымаска тырыша идек. Мин гел «4» һәм «5» ле билгеләренә генә укыйм, әти-әниемнең, укытучыларның сүзен тыңлыйм, тәртипле малай булырга тырышам. Эх, әнием исән булса! Яныннан бер дә китмәс, урамга уйнарга да чыкмыйча, әнием нинди генә эш кушса да, шатланып эшләр идем. Аңламыйлар шул! Үзләренең никадәр бәхетле икәнлекләрен аңлап бетермиләр шул бик күп балалар.
Мин әниемә үзем өйрәнгән җырларны җырлый идем, ул бигрәк тә менә бу җырны ярата, миннән кат-кат җырлата иде:
«Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа».
Инсаф Газизов,
20 нче мәктәп укучысы.
Минем әнием
Минем әниемнең исеме - Римма. Ул «Бәхетле» кибетендә администратор булып эшли. Әнием үз эшен бик яратып башкара. Аның карамагында 30 дан артык кибетче эшли. Аны эшендә бик ихтирам итәләр, чөнки минем әнием бик гадел. Ул ике көн эшли, ике көн ял итә. Аның эш вакыты иртәнге сигездән кичке унга кадәр дәвам итә. Кайбер көннәрдә аны көтә-көтә йоклап китәм. Ул эштә чагында миңа бик күңелсез була. Шуңа күрә, мин аның ялларын көтеп алам. Без бергә өйләрне җыештырабыз, кибеткә, кинога йөрибез.
Мин әниемне бик яратам. Ул минем өчен иң газиз кеше. Үскәч, мин әнием кебек акыллы, алтын куллы, кайгыртучан, гадел кеше булачакмын.
Эльвина Әзиуллина,
5нче мәктәп укучысы.
Баллылар илендә
Яшәгән ди Самат исемле бер малай. Ул гел баллы ризыклар ашарга яраткан. Бервакыт, шулай урам буйлап кайтканда, бу малайны оча торган ике кәнфит эләктереп ала да, еракка-еракка алып китә. Куркудан Самат берни аңламый кала. Бераздан кәнфитләр аны ычкындырып җибәрәләр һәм ул шоколад елгасына килеп төшә. Елганы көчкә-көчкә йөзеп чыкканнан соң, туңдырма таулары янына барып чыга. Аларның салкыны тәннәрне өшетә. Саматның туңдырма ашыйсы килми башлый.
Шулай күпмедер баргач, «Несквик» комлыгына килеп чыга ул. Аны кичәм дип аяк атлавы гына була - бата башлый. Бәлки, шунда батып та калган булыр иде, тик сагызлардан үрелгән үрмәгөл генә коткарып кала Саматны. Кайтыр юлны эзләп йөргәндә каршысында зур, матур, ялтырап тора торган капка күреп, шуннан кереп китә. Ә капканың теге ягында матур, бизәкле Бубль-Гум исемле печенье алагаем зур караватта утыра. Ул телгә килеп, Саматка: «Мин беләм, син бик күп баллы ризыклар яратасың. Ә алар синең өчен бик зыянлы. Әгәр син шулай күп баллы кәнфитләр ашасаң, мин сине яңадан өегезгә кайтармаячакмын», дип, бармак яный. Малай куркуыннан телсез кала, тик шулай да үзендә көч табып, баллы тәм-томнар күп ашамаска сүз бирә ала. Бубль-Гум ниндидер ишарә ясауга, Саматны җил-давыл күтәреп, өе каршысына китереп куя.
Менә шул вакыйгадан соң Самат кәнфитләрне көнгә бер тапкыр гына ашый һәм йоклар алдыннан тешләрен дә чистарта. Хәзер инде аның тешләре дә авыртмый, йөгергәндә тыны да бетми.
Есения Серебрякова,
29нчы мәктәп укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: