Туган як

Балалар иҗаты

Кадерле балалар, әти-әниләр! Менә тагын 1 сентябрь - Белем көне килеп җитә. Тормышта иң зур кыйммәтләрнең берсе - гыйлем. Белем бәйрәме, ул - тынычлык бәйрәме, ул - беренче кыңгырау бәйрәме. Балаларны, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән...

Кадерле балалар, әти-әниләр! Менә тагын 1 сентябрь - Белем көне килеп җитә. Тормышта иң зур кыйммәтләрнең берсе - гыйлем. Белем бәйрәме, ул - тынычлык бәйрәме, ул - беренче кыңгырау бәйрәме. Балаларны, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
Яңгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит син,
Өр- яңа уку елы.
 
Белем бәйрәме
Көзнең беренче көнендә
Без киләбез мәктәпкә.
Кулда - чәчәк бәйләме,
Бүген - Белем бәйрәме!
 
Изге теләкләр теләп,
Каршылый безне мәктәп.
Аң-белем таратучы
Әйтә безгә укытучы:
 
«И,балалар, аңлагыз сез:
Яшәп булмый белемсез.
Наданлык бит ул - хурлык,
Тырышлык бит ул - зурлык».
Алия МӨХӘММӘТҖАНОВА.
7нче мәктәп укучысы.
 
Мәктәп
Яратам мин мәктәпне,
Анда дуслар булганга.
Рәхмәт димен мин тагын
Әйбәт укытучыларга.
 
Яратам мин мәктәпне,
Анда кызык булганга.
Төрле фәннәрне укып
Күп белем туплаганга.
 
Тагын нигә яратам?
Әйе, әйбәт укыганга.
Начар укыган бала
Ничек шат барсын аңа?
Ландыш МӨХӘММӘТШИНА,
5нче мәктәп укучысы.
 
Көз килүен кайдан беләм?
Кичә генә әле җылы иде,
Рәхәт иде урамда.
Бүген инде яңгыр ява,
Алтын яфрак һәркайда.
 
Көз килүен шуннан белдем:
Бакча -кырлар буш калган.
Җәйге матур хатирәләр -
Барысы да артта калган.
Зөһрә ХУҖИНА,
7нче мәктәп укучысы.
 
Татарстан
Сиңа атап шигырь язам,
Туган җирем - Татарстан.
Горурлык хисләремне
Бар җиһанга таратам.
 
Синдә туып үстем мин,
Татар диеп горурланам.
Гореф- гадәтләрне саклыйм,
Рәнҗемәсен ата-бабам.
 
Еракларга китсәм дә мин,
Һәрвакыт сине сагынам.
Синдәге тынычлыкны
Башка җирдә таба алмам.
Алия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
7нче мәктәп укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: