Туган як

Балалар иҗаты

Бәйрәм белән! Укытучы - бөек исем Октябрь башында шундый күркәм, матур бер бәйрәм бар. Ул - укытучылар көне. Без бу көнне укытучыларыбызга чәчәкләр, открыткалар бүләк итәбез. Укытучылар көнендә мәктәп укучылары да, башка уку йортларында белем алучы кызлар-егетләр дә үзләренең остазларына карата игътибарлы, ихтирамлы булалар. Укытучы - һәр бала өчен икенче...

Бәйрәм белән!

Укытучы - бөек исем
Октябрь башында шундый күркәм, матур бер бәйрәм бар. Ул - укытучылар көне. Без бу көнне укытучыларыбызга чәчәкләр, открыткалар бүләк итәбез. Укытучылар көнендә мәктәп укучылары да, башка уку йортларында белем алучы кызлар-егетләр дә үзләренең остазларына карата игътибарлы, ихтирамлы булалар.
Укытучы - һәр бала өчен икенче әни. Ул безне дус яшәргә һәм әдәпле булырга өйрәтә. Укытучылар өчен иң зур бүләк ул укучыларының алган белемнәре. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Нияз Файдров,
32нче гимназиянең
4 г классы укучысы.
Укытучыма
Бәйрәмегез белән сезне
Котлыйбыз, укытучым!
Сез бит безнең күңелләргә
Яктылык таратучы.
 
Безне һәрчак матурлыкка,
Яхшылыкка өндисез.
Безнең өчен бик тә якын,
Бик тә мөһим кеше сез.
Азалия Сәләхова,
32нче гимназиянең
4 в классы укучысы.
Бәйрәм
Бүген сыйныфыбызда
Чәчкәләр көлеп тора.
Чәчкәләрдәй укытучыбыз да
Елмаеп кына тора.
 
Елмайсын да, көлсен дә ул -
Бүген аның бәйрәме.
Һәрчак шулай матур, якты
Булсын ла гомерләре.
Алина Фирсанова,
32нче гимназиянең
4 в классы укучысы.
Минем беренчеукытучым
Минем беренче укытучым - Гөлназ Заһит кызы Хәсәнова. Ул - 27нче мәктәпнең иң танылган укытучыларыннан берсе. Гөлназ апа бар яктан да килгән: тырыш, күндәм, ягымлы. Ул безнең өчен барысын да эшләргә әзер.
Яраткан апабыз безне тәртипле булырга, яхшы укырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Без Гөлназ апаны бик яратабыз. Аңа озын гомер, уңышлар телибез.
Бәйрәмегез белән, укытучыбыз!
Инсаф Сибгатуллин,
27нче мәктәпнең
2а классы укучысы.
Гүзәл апага
Кызып-кызып, Гүзәл апа
Безгә дәрес аңлата.
Шулчак звонок шалтырап,
Бар уйларны тарата.
 
Звонок шалтырауга да
Карамый Гүзәл апа.
Шат елмаюлы йөз белән,
Белемнәрне яңарта.
 
Гүзәл апа дәрес алып бара,
Биреп аңа бар көчен.
Йөзләреннән беләм аның,
Яратканын үз эшен.
 
Яратам мин үз илемне,
Яратам татар телен.
Рәхмәт Гүзәл апага да,
Биргәнгә безгә белем.
Ильяс Гыйниятуллин, 7нче мәктәпнең
3а классы укучысы.
 
Алтын көз - табигатьнең матур чагы
Әле кайчан гына ямьле, җылы җәйне, тирә-якның яшелләнүен, ямьләнүен көткән идек. Менә алтын көз дә килеп җитте. Әллә көз аенда тугангамы, әллә яраткан төсләрем сары, кызыл булгангамы, мин көз фасылын күбрәк яратам.
Туган көнем - көз аенда,
Әнинеке дә шулай.
Әллә микән шуңамы дим
Күңелгә якын бу ай.
 
Яратам мин көзен дә
Урамнарда йөрергә.
Сары яфракларны ярып,
Аланнарга керергә.
 
Исем китеп карап торам
Андагы агачларга.
Оялганнар төсле күк,
Чумганнар кызылларга.
 
Кошлар тавышы да юк,
Җиләге күптән беткән.
Тик шулай да безне урман
Үзенә гашыйк иткән.
 
Һәр айның үз матурлыгы,
Әйе, дуслар, беләмен.
Ә шулай да күңелем белән
Көзне бары көтәмен.
Камилә Шакирҗанова,
7нче мәктәп укучысы.
Көз
Көзге җилдә коры җиргә
Сары яфрак сибелә.
Алтын көздә бар табигать
Алтын төскә күмелә.
 
Чыңлый башлый шушы көннән
Мәктәп кыңгыраулары.
Белем учагына киләбез
Сагынып сыйныфташларны, укытучы апаны.
Алия Латыйпова,
32нче гимназиянең
4 г классы укучысы.
Ел фасылы
Тәрәзәдән карыйм: нидер үзгәргән. Урман өстендә томан. Агачлар да серле. Тышка чыксам, һавада алма исе. Агачлардагы яфрак-
лар саргаеп җиргә коела башлаган. Димәк, көз җиткән. Көз - елның иң матур вакыты. Алтын яфраклар, кызыл миләшләр һәм татлы алмалар... Менә нинди гүзәл, серле ел фасылы ул көз.
Камилә Ногманова,
32нче гимназиянең
2 б классы укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: