Туган як

Бал корты һәм чәчәк

Бик матур бер кояшлы көндә берүзе генә Бал корты очып йөргән. Күпмедер шулай очкач, арып тамагын туйдырып алырга уйлаган. Ләкин якын тирәдә бер чәчәк тә күрмәгән. Шулай ашарга эзләп йөргәндә бик тәмле хуш ис сизә Бал корты. Күрә, ачык бер яланда искиткеч гүзәл чәчәк үсеп утыра. Күз нурын алырдай матур...

Бик матур бер кояшлы көндә берүзе генә Бал корты очып йөргән. Күпмедер шулай очкач, арып тамагын туйдырып алырга уйлаган. Ләкин якын тирәдә бер чәчәк тә күрмәгән. Шулай ашарга эзләп йөргәндә бик тәмле хуш ис сизә Бал корты. Күрә, ачык бер яланда искиткеч гүзәл чәчәк үсеп утыра. Күз нурын алырдай матур чәчәктән нектар эчәм дип, Бал кортының чәчәккә иелүе була, аңа шөпшәләр ташланалар. Бу матур чәчәк шөпшәләрнең өе булып чыга. Менә Бал корты белән шөпшәләр куыша башлый. Бал корты үткен булып чыга, ул тиз генә бер койма ярыгын күреп, шунда кача. Ә шөпшәләр шул кызулары белән килеп коймага бәреләләр һәм аңнарын югалтып җиргә егылалар. Бал корты тиз генә ярыктан чыга да, барып чәчәкнең нектарын эчә. Алар чәчәк белән дуслашалар һәм Бал корты чәчәк янында өй ясап дусты янәшәсендә яши башлый.

Илья Михайлов,

29нчы мәктәп укучысы.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: