Туган як

Бабай сугышта булган

Алинә Галиуллина, 31 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы

Күз алдымда бабаемның
Нурлы матур йөзләре.
Колагымда чыңлый һаман
Киңәш биргән сүзләре.
Сугышларны күргән бабам,
Михнәтләрен кичергән.
Дошман кыйнап, җиңү яулап,
Кайткан Герман җиреннән.
Ул канлы вакыйгаларны
Бабам бик еш сөйләде.
Сугыш кабатланмасын дип,
Һәр көн теләк теләде.
Ул теләкләр чынга ашсын,
Сугышлар һич булмасын.
Күзебезгә беркайчан да
Кайгы яше тулмасын.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: