Туган як

Аяз булсын күгебез!

Ильяс Гыйниятуллин, 35 нче лицейның 7 нче сыйныф укучысы

«Алмасыннар кулга корал,
Сугышлар кирәк түгел!»
Шушы сүзләрне кабатлый,
Җирдәге һәр саф күңел.
Кан кою, сугыш ялкыны
Җирдә мәңге булмасын.
Балаларның шат авазын
Тормыштан аермасын.
Таралмасын безнең илдә
Бомбаларның тавышы.
Яңгырасын аяз күктә
Шат балалар тавышы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: