Туган як

Аяк киемнәре акыллы булган

Борын-борын заманда бер кыз яшәгән. Кызның бик күп аяк киемнәре булган. Ул көн саен яңа аяк киеме кия икән дә, кичә кигәнен чис-тартмыйча, юмыйча калдыра икән. Өзелгән кроссовка шнурларын да алыштырмый икән үзе. Шулай итеп, моның пычракка баткан күп туфлиләре җыелган. Моңа бик кимсенгән аяк киемнәре, бу кыздан качып китәргә...

Борын-борын заманда бер кыз яшәгән. Кызның бик күп аяк киемнәре булган. Ул көн саен яңа аяк киеме кия икән дә, кичә кигәнен чис-тартмыйча, юмыйча калдыра икән. Өзелгән кроссовка шнурларын да алыштырмый икән үзе. Шулай итеп, моның пычракка баткан күп туфлиләре җыелган.
Моңа бик кимсенгән аяк киемнәре, бу кыздан качып китәргә уйлаганнар. Бер караңгы төндә уйлашканнар да, кызның өеннән чыгып качканнар. Кыз иртән йокысыннан уянып, чиста аяк киеме киим дисә, бер чиста аяк киеме дә калмаган икән. Алай гына да түгел искеләре дә юк, ди. Бу кыз аптырап, елый-елый, аяк киемнәрен эзләп киткән. Тапкан ул аларны, үзләреннән ерак түгел, балалар мәйданчыгында утыралар икән тегеләр. «Әйдәгез, өйгә кайтыгыз инде», - дип, кыз аларга ялына башлаган. Тик аяк киемнәре бу хакта ишетергә дә теләмәгәннәр, берсен-берсе бүлә-бүлә үз зарларын кызга сөйләргә тотынганнар. Кыз аларны игътибар белән тыңлаган, башка бер дә аларны кимсетмәскә, тотып атмас-ка, карап, чистартып торырга сүз биргән.
Аяк киемнәре кызны тыңлап, аңа ияреп кайтканнар. Кыз да сүзендә торган: аларны гел карап торган.
Алинә Фәйзуллина,
25нче гимназия укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: