Туган як

Ай белән Кояш

(Әкият). Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус. Аларның берсе - Ай, икенчесе Кояш булган, ди. Алар гел бер-берсен хөрмәт иткәннәр. Хезмәтне дә икесе бүлешкәннәр. Кояш көндез яктырткан, җылы нурлары белән җирне иркәләгән. Кояш үзенең ягымлы йөзен күлдә күреп куанган һәм тагын да ныграк җирне җылыткан. Аның якты нурын тоеп, җырчы...

(Әкият).
Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус. Аларның берсе - Ай, икенчесе Кояш булган, ди. Алар гел бер-берсен хөрмәт иткәннәр. Хезмәтне дә икесе бүлешкәннәр. Кояш көндез яктырткан, җылы нурлары белән җирне иркәләгән. Кояш үзенең ягымлы йөзен күлдә күреп куанган һәм тагын да ныграк җирне җылыткан. Аның якты нурын тоеп, җырчы кошлар тагын да моңлы сайраганнар, аллы-гөлле күбәләкләр, бал кортлары, берсен-берсе узышып, матур-матур чәчәкләрне кочканнар. Кич җитеп, караңгы төшә башлагач, Кояшны дусты Ай алыштырган. Ай, юлчылар төнлә адашмасын дип, тирә-юньне яктырткан. Төнге кош-кортлар, киек хайваннар да аңа бик рәхмәтле булганнар.
Менә бер төнне, Ай үзенең күлдә чагылган матурлыгына сокланганда, биек нарат башында утырган Ябалак телгә килә:
- Сиңа төнлә ямансудыр. Дустың Кояш көне буе күңел ачып йөри. Аңа көндезен сандугачлар, тургайлар матур җырларын җырлыйлар. Ә син бер дә кирәкмәгәнгә җирне төнлә яктыртасың, сиңа чикерткәдән башка беркем дә сайрамый.
- Анысы шулай, - дигән Ай.
- Сиңа төнлә беркем дә игътибар итми, - дип, Ябалак аны котырта биргән. Айның бу сүзләргә хәтере кала һәм ул болытлар артына кереп югала. Шул чакта Зөһрә кыз чиләкләрен асып, суга чишмәгә барырга чыга. Ни гаҗәп, күктә Ай күренми. Шунда ул Айны чакыра. Ай теләр-теләмәс кенә чыга, аның кәефе булмый. Зөһрә кыз Айның зарын тыңлый һәм болай дип әйтә:
- Син бер дә кайгырма. Кояш көндез кирәк булса, син безгә төнлә кирәк. Юк-бар сүзләргә дә ышанма. Әгәр теләсәң, төннәрен мин сиңа иптәш булырмын.
Зөһрә кызның бу сүзләрен ишеткәч, Ай бик сөенә. Ябалакка карап, ул бит чактан гына Кояш дусты белән араларын өзми кала. Алар әле хәзер дә якын дуслар, ди.
Самат ХӘБИБУЛЛИН,
Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең
5нче класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: