Туган як

Авыл

шигырь

Авылга кунакка кайттым,
Монда бар да башкача:
Кар да аграк, йокы тәмле,
Суларга һава чиста.
Һәм урамга чыгып киттем,
Күңелсезләндем аннан.
Күпме басып торсам да мин,
Үтмәде һичбер адәм.
Үпкәләдем кемнәргәдер
Һәм дә әти-әнигә.
Шундый матур табигатьне
Ташлап киттегез нигә?
Барыгыз да монда калса,
Гөрләр иде бу авыл...
Хәзер менә бик тә моңсу,
Күңелгә бигрәк авыр.
Әдилә Яхина,
29 нчы мәктәпнең
10 нчы сыйныф укучысы

фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: