Туган як

Арыслан һәм Төлке

Урманда усал Арыслан яшәгән, ди.

Бу Арыслан һәрбер җәнлекне ашаган. Менә Төлкегә чират килеп җиткән. Арыслан Төлкене куып җиткән дә, ашарга җыенган. Ә Төлке әйткән:
– Син, Арыслан, мине ашамый тор. Минем сиңа бер яңалык әйтәсем килә. Әнә теге күлнең икенче ягында синең шикелле арыслан яши. Ул сине җиңәргә тели, – дигән.
Арысланның ачуы чыккан. Ул төлкегә:
– Син, Төлке, мине күл янына алып бар. Күрсәт миңа шул арысланны, – дип ырылдаган.
 Төлке Арысланны күлгә алып киткән. Килеп җиткәч:
– Күл эченә кер дә суга кара. Шунда күрерсең ул явыз Арысланны, – дигән дә, Арысланны яр буенда торган көймәгә утыртып, көймәне бар көченә этеп җибәргән. 
Арыслан суга караса, ни күрсен: үзенә охшаган бер Арыслан карап тора икән. Ул шәүләгә сикергән һәм су эченнән чыга алмаган.
Шулай итеп, Төлке барлык җәнлекләрне бу явыздан коткарган. Шул көннән башлап урман җәнлекләре тыныч яши башлаганнар, ди.
Никита ХАРИТОНОВ, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: