Туган як

Ана каз

(Хикәя) Февраль аеның ахырында ана каз Гайшә әбинең ишек төбендә каңгылдый башлады. Хуҗабикә йорт кошының мондый сәер кыланышына бер дә исе китмәде. Зур кәрҗингә печән салды да, аны өйдәге биек карават астына кертеп куйды. Ишекне ачуга, каз ашыкмыйча гына ояга таба юнәлде. Кәрҗингә сикереп менеп утырды да, Гайшә әби салган печәнне яратмыйча, озак кына рәтләгәннән соң, тынып калды.

– Ярар, тынычланды бу, – диде әби һәм чәй куеп җибәрде. Кабартырга куйган камырын мич башыннан алып, коймак пешерә башлады. Озакламый шәһәрдән оныгы Динә кайтырга тиеш. Ул, ял көненә кайтып китәрмен дип, хәбәр җибәргән иде. Коймак белән чәй әзер булгач, оныгы да кайтып җитте. Әби белән кыз сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Хәл-әхвәлләрне белешкәч Гайшә әби: «Сарыкларга печән салыйм» – дип, ишегалдына чыгып китте. Динә өстәлләрне җыештыра калды, савыт-сабаны юып куйды.
Кыз эшләрне бетергәч, бераз ял итәргә уйлады. Ул киштәдән кызыклы китап сайлап алды һәм карават кырыендагы урындыкка барып утырды. Кинәт, карават астыннан ниндидер бер озын кара әйбер, Динәнең аягыннан авырттырып чеметеп алды. Ул куркуыннан кычкырып, караватка сикереп менгәнен сизми дә калды. Тавышка Гайшә әби йөгереп керде.
– Әби, синең карават астында җен бар, – диде Динә. – Ул мине чеметеп алды.
– Әйдә, карыйк әле, нинди җен бар икән анда? – диде Гайшә әби һәм карават япмасын ачып җибәрде. Динә, караватта утырган килеш, шикләнеп башын аска иде. Анда кәрҗиндәге печәнгә чумып, ана каз утыра иде.
– Менә нинди җен ул! – дип, көлеп җибәрде әби һәм дәвам итте: – Ана каз шулай итеп өйгә кереп күкәй сала. Ун-уникеләп күкәй салгач, ул аларны җылыта башлый. Бик сирәк ашап-эчеп, бер ай утыргач, каз бәбкәләре чыгачак. Аннары аларны ияртеп, инешкә алып төшеп китәчәк, чөнки бәбкәләр, туганның икенче көнендә инде йөзә алалар. Ата каз аларны дошманнардан саклаячак.
– Ә нишләп ул өйдә утыра? – дип сорады Динә.
– Тышта салкын, күкәйләр өшергә мөмкин. Өшегән күкәйдән бәбкә чыкмый, – дип җавап бирде Гайшә әби.
Ә ана каз, кешеләрнең аңа карап торуларын яратып бетермәсә дә, ояда утыруын дәвам итте. Гайшә әбинең аңа зыян китермәячәген ул бик яхшы белә иде.
Зилә ГЫЙЛАҖЕТДИНОВА, 27нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: