Туган як

Алар инде белә... Ә сез?

Шәһәребездә Baby Skills булачак һөнәрне сайлау проекты буенча ярышлар узган.

Бу проектта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары төрле һөнәрләрдә көчләрен сыный.

Педагогия көллиятендә исә балалар бакчаларына йөрүчеләр «ЮХИДИ инспекторы» компетенциясе буенча ярышканнар. Малайлар һәм кызлар юлда ЮХИДИ инспекторы роле, кешеләр тормышы өчен җаваплылыгы турында сөйләде, аның төп вазифаларын, сыйфатларын санап чыкты.

Сынауларның икенче этабында балалар белемнәрен гамәлдә кулланып күрсәттеләр: билгеләрне дөрес урынга урнаштырдылар, өйдән балалар бакчасына кадәр куркынычсыз юл «салдылар», мультфильмнан өзек карап, аның геройлары юл кагыйдәләрендә җибәргән хаталарын әйттеләр.

Нәтиҗәдә, беренчелекне 90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Адель Вәлиев алган. Ул шәһәр данын төбәкe Адель шәһәр данын яклый. ара чемпионатта яклаячак.

Фото:  шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: