Туган як

Акбурдан һ.б. үзебез ясыйбыз

Төсле комны өйдә әти-әниләрегез белән бергәләп ясарга да була. Аны ясау өчен елга ярындагы ком бик тә ярар иде. Ләкин кыш көне аны каян аласың? Шулай булгач, төсле ком ясау өчен, манный ярмасы белән акбур да ярый. Әлбәттә, башта әти-әниегездән рөхсәт сорарга онытмагыз. «Ком»ны төрле төскә буярга кирәк булачак. Анысы...

Төсле комны өйдә әти-әниләрегез белән бергәләп ясарга да була. Аны ясау өчен елга ярындагы ком бик тә ярар иде. Ләкин кыш көне аны каян аласың? Шулай булгач, төсле ком ясау өчен, манный ярмасы белән акбур да ярый. Әлбәттә, башта әти-әниегездән рөхсәт сорарга онытмагыз. «Ком»ны төрле төскә буярга кирәк булачак. Анысы өчен болгатырга уңайлы савыт сорагыз. Әти-әниегез сезгә каршы килмәс.
Яшелчә турый торган тактада акбурны ботка хәленә килерлек итеп ваклагыз. Шуңа манный ярмасын кушыгыз да, икесен бергә бик шәпләп болгатыгыз. Шуннан соң аларны төрле савытларга бушатыгыз. Шул рәвешле ясалган «ком»ны төрле төстәге гуашька буягыз. Аның өчен, башта буяуны су белән сыеклатыгыз һәм «ком» өстенә салып, әйбәтләп бутагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: