Туган як

Агачлар бәхәсе

Бервакыт урманда агачлар арасында бәхәс килеп чыккан. Ак каен өрәңгегә әйтә икән: «Синең яфракларың шундый матур, зур, ә минекеләр - кечкенә». Шулвакыт имән чыршыга сүз каткан: «Ә нигә синең яфракларың юк, ел әйләнәсендә ылысларың яшел? Минем дә ылыслы буласым килә». Шулай итеп, агачлар яфраклары белән алмашырга булганнар. Менә ямьле яз...

Бервакыт урманда агачлар арасында бәхәс килеп чыккан. Ак каен өрәңгегә әйтә икән: «Синең яфракларың шундый матур, зур, ә минекеләр - кечкенә». Шулвакыт имән чыршыга сүз каткан: «Ә нигә синең яфракларың юк, ел әйләнәсендә ылысларың яшел? Минем дә ылыслы буласым килә».
Шулай итеп, агачлар яфраклары белән алмашырга булганнар.
Менә ямьле яз җитә. Каенда - өрәңге яфраклары, ә имәндә ылыслар чыга. Кошлар җылы яктан кайтсалар, аптырап калалар. Үз ояларын таба алмыйча, интегеп бетәләр. Шуннан соң, якындагы урманга очып китәргә дигән уйга киләләр. Аларның сөйләшкәнен ишеткәч, агачлар кошларны китмәскә үгетлиләр. Яфракларын бер-берсенә бирмәскә вәгъдә итәләр.
Шул көннән башлап, агачлар бәхәсләшмәгәннәр, тату яшәгәннәр. Ә кошлар һәр язны үз урманнарына кайтканнар.
Самат ИСМӘГЫЙЛЕВ,
15нче мәктәпнең
4б классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: