Туган як

Афәрин, Нардуган!

«Нардуган» җыр һәм бию ансамбленең кечкенә биючеләре «Кечкенә Моцарт» халыкара бәйгесендә беренче урын яулаганнар. Санкт-Петербургта узган конкурста алар Татарстан һәм Түбән Кама данын яклаганнар.

Йөздән артык коллектив арасында аларга тиңнәр булмаган. 7-10 яшьлекләр төркемендә төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, жюри әгъзаларына татар, рус, мари, румын халыклары биюләрен тәкъдим иткәннәр. Гран-прига, өч тапкыр беренче урынга, бер мәртәбә икенче урынга ия булганнар. Сүз уңаеннан, «нәни йолдызчыклар» ансамбльдә дүртенче елларын биесәләр дә, мондый  озын сәфәргә беренче тапкыр гына чыгулары.
Зур җиңүләре өчен балалар һәм ата-аналар педагог-хореографлары Чулпан Габидуллинага рәхмәтле. Алда биючеләрне тагын  бер зур сынау көтә: 29 апрельдә Казанда «Татарстан энҗеләре» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесе узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: