Туган як

Абыем армиядә

шигырь

Абыемны озаттык
Армиягә хезмәткә.
Әнием нык борчыла,
Нәрсә генә эшләргә?
Әнием, абый китте
Илебезне сакларга.
Бу бит безгә горурлык,
Түзик инде беразга.
«Анысын мин аңлыйм да,
Сагынам шул бик каты.
Ана күңеле балада», – дип,
Кабатлый катлы-катлы.
Вакыт тиз үтеп китәр,
Көз бетәр дә кыш үтәр.
Хезмәтен тутырыр да,
Абыем кайтып җитәр.
Әдилә Яхина,
29 нчы мәктәпнең
10 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: