Туган як

29 ноябрь - әниләр көне

Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным... Озакламый, төгәлрәк итеп әйтсәк, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез. Бердәнбер, газиз һәм кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Һәм сезнең игътибарга 29нчы мәктәп укучыларының иҗади эшләрен тәкъдим итәбез *** Әйе, безнең һәрберебез өчен дә әниләрдән дә якынрак кеше...

Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным...

Озакламый, төгәлрәк итеп әйтсәк, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез. Бердәнбер, газиз һәм кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Һәм сезнең игътибарга 29нчы мәктәп укучыларының иҗади эшләрен тәкъдим итәбез

***

Әйе, безнең һәрберебез өчен дә әниләрдән дә якынрак кеше юктыр. Мин дә әниемне бик нык яратам. Минем өчен әнием - иң матур, иң ягымлы, иң мәрхәмәтле кеше. Ул мине укырга, язарга, рәсем ясарга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтте. Ул минем иптәшем дә, укытучым да. Мин аннан һәрвакыт үрнәк алам. Минем дә, әнием кебек, яхшы, матур сыйфатларга ия буласым килә.

Сәмирә Яруллина

***

Әни! Дөньяда иң якын, иң кадерле кеше ул. Кечкенә чагында төн йокысын калдырып мине кем караган? Әнием! Елаганда, кочагына алып, кем юаткан? Әнием! Беренче тапкыр мине мәктәпкә кем алып килгән? Әнием!

Минем әнием 29 нчы мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Эшендә ул балаларга тәмле ризыклар пешерә. Тәмле ашлары белән гаиләбезне сыйлый. Без куанганда куана, кайгырганда юата. Әнием, без авырганда, безне дәвалый, иркәли. Ул безнең гел шат күңелле, ачык йөзле. Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк. Мин, шулай эшләп, әнине бәхетле итәргә тырышам. Әниемә багышлап шигырь дә яздым, аны сезгә дә тәкъдим итәм.

Минем әнием - Җәмилә.

Бик матур ул, әлбәттә.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.

Пешекче булып эшли ул,

Без укыган мәктәптә.

Абыем белән икебезне

Бик ярата, әлбәттә.

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыра дә

Тагын эшкә йөгерә.

Алинә Имамиева.

***

Әни! Әни җирдә - иң газиз, иң якын кеше. Нинди олы мәгънә ята бу сүзләрдә. Әниләр йөрәге барлык авырлыкларны да, кайгыларны да, шатлыкларны да күтәрә. Алар кебек мәрхәмәтле, ягымлы кеше юктыр ул дөньяда?! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше дип уйлыйм мин. Миңа да үз әнием кадерлеләрдән дә кадерлесе. Чөнки әни өйдә булганда, бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Миңа бик рәхәт. Әнием өйдә булмаса, минем күңелем тыныч түгел, елыйсым килә.

Әнием дә мине бик ярата. Ул миңа бик тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым-күз нурым" дип сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың. Синең йомшак кулларың, ягымлы тавышың, моңлы, матур җырларың миңа шатлык китерә. Син минем яклаучым да, саклаучым да, йөргән юлларымны яктыртып торучы мәңге сүнмәс кояшым да.

Әнием барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтием Илнур белән бергә, матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Камилә Галиева.

***

Җир йөзендә иң яхшысы, иң матуры - ул минем әни! Нинди генә кайгы-борчуларым, шатлык-сөенечләрем булмасын, мин барысы белән дә, беренче чиратта, әнием белән уртаклашам. Чөнки иң яхшы киңәшләрне бары тик ул гына бирә ала. Мин аннан күп нәрсәләргә өйрәнергә тырышам һәм үскәч, әнием кебек, матур, ягымлы, мәрхәмәтле, киң күңелле булырга телим.

Полина Ильина.

Иң кадерле газиз кешем!

Җир йөзендә шушуы сүздән дә гүзәлрәк, газизрәк, кадерлерәк сүз бармы икән? Юктыр мөгаен. Шул сүз белән һәр сабыйның теле ачыла. Әниләрне яратып, без "әнием, әнкәй" дип эндәшәбез. Әни кеше - дөньяда иң зур кеше. Ул сине туганнан бирле карап үстерә, тәрбияли. Синең барлык куанычларыңа куанып, син кайгырганда ул да кайгырып яши. Әни кешенең мәрхәмәтле, назлы, йомшак куллары белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге - иң сизгер йөрәк, иң тугрылыклы йөрәк, балага булган мәхәббәте аның беркайчан да сүнми, үзенең баласына кагылышлы бер генә сүзне дә ананың йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Әни кеше һәркемгә дә кирәк, сабый балага да, олы яшьтәге кешегә дә, профессорларга да, гади эшчегә дә.

Минем өчен дә әни бик кирәк. Әниемнең исеме Гөлназ. Исеменннән күренгәнчә, ул гөл кебек. Үзе - гөл, үзе - наз. Мин әнием белән бик горурланам һәм яратам. Аннан башка бер якын кешем дә юк. Ул мәрхәмәтле, юмарт. Кешеләр белән тиз генә уртак тел таба белә. Сөйләшкәндә назлап, йомшак кына сөйләшә. Бик җаваплы эштә эшләсә дә, энем белән миңа бөтен мәхәббәтен, ягымлылыгын, кайгыртучанлыгын бирә. Кыен чакларымда ул һәрвакыт ярдәмгә килә, акыллы киңәшләрен кызганмый. Авырганда безне дәвалый, тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Мин әнием белән концертларга, киноларга йөрим, аның белән кибетләргә йөрү бик тә ошый. Үз чиратымда мин дә әниемә булышырга тырышам. Без аның белән кичләрен тәмле-тәмле коймаклар, тортлар пешерәбез. Мәктәптән иртәрәк кайткан көннәремдә, әнием кайтканчы өйләрне җыештырып куям, керләрне үтүкләргә тырышам. Кечкенә энемне балалар бакчасыннан алам. Мин яраткан әниемне борчымаска тырышам, сүзләрен тыңлыйм. Кадерле әнием! Мин сине бик-бик яратам. Үземнең яхшы укуым белән, тәртибем белән сине гел сөендереп кенә торырмын. Сиңа һәрвакыт булышырмын. Син дөньяда булган өчен зур рәхмәт әнием!

Ләйсән Юнысова.

Әнием бәйрәме!

Онытмадым әле:
Әнием бәйрәме
Җитте бит әле.

Котлауларымны кабатлыйм,
Ел буена җыйган
Сүзләремне онытмыйм:
Ягымлы, кадерле әнием!
Җир йөзендә бер генәм!
Әз генә шуклансам да
Барыбер сине генә яратам.
Вәгъдә бирәм әнием:
Савыт-саба ватмаска
Киемнәремне ертмаска,
Көне буе урамда югалмаска.

Ләкин исеңдә тот әнием!

Бераз гына тәртипсезләнсәм дә,

Риза синең өчен үзгәрергә дә!
Ирина Михалёва

Минем әнием

Әнием таңнан торып

Тәмле ашлар пешерә.

Үзе чигә, үзе бәйли

Һәр эшкә дә өлгерә.

Минем әни бик әйбәт,

"Балакаем" дип тора.

Авыр чакта булыша

Елаганда юата.

Әниемне мин яратам

Ул бит миңа шатлана.

Әнием елмайганда

Өебез дә җылына.

Олы җанлы әниемә

Саулык сорыйм Ходайдан.

Тормыш авырлыклары

Китсен аннан еракка.

Чулпан Хабибуллина, 32нче гимназия укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: