Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Үз кулларыбыз белән ямьләндерик

Тәртипле һәм пөхтә бакча һәр хуҗаныӊ горурлыгы булып тора. Ә менә төрле эшләнмәләр аны әле ямьлерәк тә күрсәтә. Мисал өчен, гади генә покрышкадан күпме әйбер ясап була! Автомобиль резинасы барлык һава шартларына чыдам, түзем, анардан ясалган эшләнмәләр сезне, бигрәк тә, балаларны озак вакыт шатландырып торачак. Бары теләк, үткен пычак, перчаткалар,...

Тәртипле һәм пөхтә бакча һәр хуҗаныӊ горурлыгы булып тора. Ә менә төрле эшләнмәләр аны әле ямьлерәк тә күрсәтә. Мисал өчен, гади генә покрышкадан күпме әйбер ясап була!
Автомобиль резинасы барлык һава шартларына чыдам, түзем, анардан ясалган эшләнмәләр сезне, бигрәк тә, балаларны озак вакыт шатландырып
торачак. Бары теләк, үткен пычак, перчаткалар, буяу, акшар кирәк. Эшне кәгазьдә эскиз ясап башлагыз. Контурларын покрышкага төшерегез. Һәм пычак белән формага китерегез. Буяганда буяуларныӊ төрле һәм ачык төстәгесен сайлагыз.
Балалар күбрәк комлыкта уйнарга ярата. Кечкенә комлыкны КамАЗ покрышкасыннан ясарга була. Таган да улыгыз яки кызыгыз күӊеленә хуш килер. Ѳстәвенә, ул агач яки тимер таганга караганда куркынычсызрак. Кояш, төрле мультфильм геройлары, гөл чүлмәге һ.б. бакчаны бизәп тора.
Башка кулланылмый торган материаллар да ярдәмгә килә ала. Пластик шешәләрдән кояш нурлары, ромашка таҗлары, кыңгырау чәчәге; ә кап-качларны диварларга ябыштырып төрле аппликацияләр ясап була. Яссы түгәрәк ташларны буягач, «камка тутай» яки ташбака килеп чыга. Иске «лейка» яки чиләк, хәтта резин итекләр гөл чүлмәге ролен үти ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев