Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Ясап карыйк әле

Уңган бакчачыларның хезмәт нәтиҗәсе булып, бакчаларда уңыш өлгерде. Хуҗабикәләр үзара аралашып, төрле салатлар, кайнатмалар ясау рецептлары белән бүлешәләр. Без дә сезнең игътибарыгызга берничә салат рецепты тәкъдим итәбез.

Яшел помидор салаты
Күп кенә хуҗабикәләр, помидорларының кызар-мавына аптырый. Әгәр җыеп куйган  помидорларыгыз кызармый, тиз арада карала башлый икән, борчылмагыз, яшел помидордан да кышка менә дигән салат ясап була.
Өч килограмм яшел поми-дорны саламлап турагыз. Шуңа 100 грамм тоз сибеп, 12 сәгать тотыгыз. Суын саркытып,  са-ламлап туралган кило ярым башлы суган, кило ярым кишер кушып, болгата-болгата 30 минут пешерегез.  Шуннан соң 
100 грамм шикәр комы, 50 грамм аш серкәсе, 200 грамм көнбагыш мае өстәп, тагын 15-20 минут кайнатыгыз. Әзер салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлагыз.


 «Тәмле» салаты
Салат өчен ике килограмм помидор, бер килограмм баклажан, бер килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер алына. Тәмләткечләрдән бер аш кашыгы шикәр комы, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм алты процентлы аш серкәсе кирәк булыр.
Помидорларны ваграк, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк итеп турыйбыз. Савытка башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик кушып болгатмыйбыз. Савытның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка әчесе чыкмас.


Помидор һәм кыяр салаты
Салат өчен икешәр килограмм помидор һәм кыяр, 7 данә болгар борычы, өч баш сарымсак, ике аш кашыгы тоз, 250 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае, 80 грамм аш серкәсе кирәк.
Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып 10 минут кайнатырга. Кыярны сантиметр ярым калынлыкта боҗралап турарга һәм утка куйган яшелчәләргә салырга. Тагын биш минут кайнатып, банкаларга тутырып куярга.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X