Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Туфрак сатып алмыйча…

Күп кенә бакчачылар мондый проблемага тап була: яңа гына үсеп чыккан үрентенең сабагы шиңә башлап, ул үлә. Кайбер бакчачылар фикеренчә, бу туфракның артык дымлы һәм салкын булуыннан. Әмма мин үрентеләремә әйбәт шартлар тудырсам да (сыйфатлы орлык, кибеттә сатып алынган туфрак катнашмасы), корып юкка чыгучы үсентеләр арта гына барды. Моның фәнни...

Күп кенә бакчачылар мондый проблемага тап була: яңа гына үсеп чыккан үрентенең сабагы шиңә башлап, ул үлә. Кайбер бакчачылар фикеренчә, бу туфракның артык дымлы һәм салкын булуыннан.
Әмма мин үрентеләремә әйбәт шартлар тудырсам да (сыйфатлы орлык, кибеттә сатып алынган туфрак катнашмасы), корып юкка чыгучы үсентеләр арта гына барды. Моның фәнни яктан аңлатмасын мин Павел Траннуаның «Сад и огород без лишних хлопот» китабында таптым. Автор фикеренчә, кибеттә сатыла торган туфракта минераль ашламалар кирәгеннән артык була. Башкача әйткәндә, бу - агулы туфрак. Шуңа күрә кибеттән грунт сатып алмыйм. Орлыкларны көздән үзем әзерләп куйган туфракка чәчәм. Экономияле дә, ышанычлы да.
…һәм
пестицидларсыз
Бер чиләккә ярты өлеш кәсле туфрак, дүрт-тән бер өлеш черемә, дүрттән бер өлеш эре ташлы ком һәм 2-3 стакан көл кушам. Минераль ашламалар бөтенләй кертмим. Әзер катнашма гаражда зур булмаган капчыкларда саклана. Орлыкны утыртыр алдыннан кайнар су белән пешекләмим, юкса андагы микрофлораны харап итү куркынычы бар. Әлеге грунтны мин шулай ук бакчада кыяр утыртканда кулланам, чөнки аны ел саен махсус түтәлдә үстерәм. Утыртканда һәр чокырчыкка шул катнашманы салам. Бу түтәлгә беркайчан да минераль ашламалар сипмим.
А.Никонов
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев