Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Тартмадагы түтәл

Яшелчә түтәлләрен тәртипкә китергәндә, беренче чиратта, үсентеләргә уңайлы, җылы, якты булсын, дип телисең. Мин исә аларны үземчә ясыйм. Агач рамнарны җиргә куеп, араны, туфрак белән тутырам. Мондый түтәлнең киңлеге - 1 метр, биеклеге - 20 сантиметр. Озынлыгын үзегез сайлыйсыз, минеке исә - 6 метр. Түтәлләр арасы - 40 сантиметр. Каккалап...

Яшелчә түтәлләрен тәртипкә китергәндә, беренче чиратта, үсентеләргә уңайлы, җылы, якты булсын, дип телисең. Мин исә аларны үземчә ясыйм.
Агач рамнарны җиргә куеп, араны, туфрак белән тутырам. Мондый түтәлнең киңлеге - 1 метр, биеклеге - 20 сантиметр. Озынлыгын үзегез сайлыйсыз, минеке исә - 6 метр. Түтәлләр арасы - 40 сантиметр. Каккалап тартма ясап, аны билгеләнгән урынга урнаштырам, түтәлнеӊ өске өлешен, көрәк белән казып алып, читкә салам. Чокырга агачларны, куакларны кискәндә калган ботакларны, яфракны, пычкы чүбен, чүп үләнен, череп бетмәгән тиресне салам. Боларны тыгызлап, өстенә читкә алып куелган җир белән каплап куям. Нәтиҗәдә, җылы түтәл хасил була. Өстән черемә, ком салам.
Бакчамда шундый 11 түтәл-тартма бар. Алар бик уңайлы, эссе көннәрдә туфрактагы су үсемлекләрне шиңдерми. Яңгыр яуса, суныӊ артыгы аска ук төшеп китә. Салкын көннәрдә исә дугалар беркетеп, өстән пленка белән каплыйм. Мондый түтәлләрне эскәмиядә утырып эшкәртеп була. Сипкән су да бу тартма эчендә генә кала. Шунысы да бар, түтәл арасындагы сукмакка кирпеч яки такта тезеп чыгарга, бетонларга да була. Нәтиҗәдә, пычрак та булмый, чүп үләне дә үсмәячәк.
Александр НИКОНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев