Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Тагын якынлаша

Кышның уртасы гына, ә күңел инде язны көтә, бакчага ашкына. Үч иткәндәй, интернетта да кая гына күз салма – әле бер, әле икенче киңәш биргән булып, халыкны котыртып яталар. Аларның киңәшләрен дә әйтер идем инде... әллә чын язалар, әллә ялган. Анда язылган сүзләрне укып, язылганча эшләп караган бар анысы. Тик файдасын гына күргән юк.

Мәсәлән, помидор тизрәк кызарсын өчен йод эремәсе сибәргә кирәк дигәнне эшләп караган идем. Сиптем-сибүен, тик помидорлар гына кызарырга уйламады. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтим әле: рекламага кызыгып, помидорның колак ишетмәгән сортларын алмагыз. Бетта F1 (бик иртә өлгерүче сорт), салкын җәй өчен «Взрыв» сорты менә дигән, теплицалары булмаганнар өчен «Дачник» кулай, әгәр эре помидорлар яратасыз икән. «Джина» сортын алып карагыз. Помидор үсентесен сатканда сатучы тагын менә бу сортларны алырга  киңәш иткән иде: «Москвич» – иртә өлгерүче сорт, «Монгольский карлик», «Драгоценность» сортлары да тиз өлгерә. Аларны тәрбияләве җиңел. Фитофтора башланганчы өлгереп җитә. Төп уңыш өлгергәнче, июльдә ашый башларга мөмкин. «Долгохранящиеся» сорты сабакта кызармый, аны яшел килеш җыялар да кыш айларына кадәр кызара. Бакча тәрбияләүдә тәҗрибәсе һәм вакыты булмаганнар өчен – «Дамские пальчики» – иң әрсез сорт. Үзе салкыннан, яңгырдан курыкмый. Тозлау өчен яхшы. «Белый налив» сорты салкынга чыдамлы. Сабагы ярты метрга кадәр җитә. Помидоры итләч, фитофторозга бирешми. Помидор тозлау дигәннән, инде мин ничә ел буе помидор тозлаганда тәмләткечләр урынына кишер яфрагы гына салам: банка төбен капларлык итеп кишер яфрагы, тоз, шикәр комы һәм серкә.
Аннары, фотосурәтләренә карап, тимер һәм пластмасса бочкаларга кыяр утыртырга уйладым. Бигрәк матур булып, үрмәләп аска төшкәннәр бит. Кызыкмас җиреңнән кызыгырсың. Тик бу тәҗрибә дә уңыш белән тәмамланмады. Кыярларым тиз арада корып сулдылар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев