Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сыерчык оясы ясыйбызмы?

Кайбер бакчачылар, яшелчә, чәчәк үстерү белән генә чикләнеп калмыйча, канатлы дусларыбыз өчен оялар да ясап куялар.

Рәхәт бит, тәрәзәңне ачуга, сыерчык җыры ишетелә. Аларның кайткач оя сайлауларын, бала чыгаруларын күзәтү дә кызык.
Сыерчыкларны үз иткән, тик әле бакчасының бер почмагында аларга урын тапмаган бакчачыларга, канатлы дусларыбыз килгәнче оя ясап куярга киңәш итәбез. Ояның иң киң таралганы тактадан турыпочмаклык формасында ясалганы. Кошларга ояның матурлыгы түгел, ә уңайлыгы мөһим.
– Ояның биеклеге 30-40 сантиметр, киңлеге – 14-20, түбәсе 30-35 сантиметр, керү «ишеге» 5 сантиметр диаметрлы булырга тиеш. Тишек алдына кечкенә баскыч ясыйлар, бу сыерчыкның басып сайрау урыны.
– Кошлар артык купшы «өй»ләрне яратып бетерми. Оялары 2-2,5 сантиметр калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булсын. Тактаның эчке ягын шомартмагыз. Шома яссылыктан кошчыкка оядан чыгуы кыен.
– Фанер, пластмасс материал кош оялары өчен ярамый. Чөнки алар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак.
– Ояларны кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә элмәгез, тынычрак урын сайлагыз.
– Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. Артык түбән булса бала очырганда, песи ояга менәчәк. Ә биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә.
– Ояны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә урнаштырырга кирәк. Аны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә кошлар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә.
– Орнитологлар сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш итә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак.
– «Йорт»ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын.
– Ояның тышкы ягын агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була. Ә менә башка төсләр кошларны куркытырга мөмкин.
– Сыерчык гаиләсе чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев