Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Спирея куагы

Бу куакны бер тәҗрибәсе булмаган кеше дә үстерә ала. Спирея - минем балачак хатирәсе. Туган авылымда мәктәп янгач, яңа мәктәп салдылар. Мәктәп директоры кайдандыр алып кайтты. Без аны өмә ясап, мәктәп территориясе буйлап утыртып чыктык. Куак шау чәчәк атканда ак күлмәк кигән кәләш кебек бик матур була. Спирея сортлары күп...

Бу куакны бер тәҗрибәсе булмаган кеше дә үстерә ала. Спирея - минем балачак хатирәсе.
Туган авылымда мәктәп янгач, яңа мәктәп салдылар. Мәктәп директоры кайдандыр алып кайтты. Без аны өмә ясап, мәктәп территориясе буйлап утыртып чыктык. Куак шау чәчәк атканда ак күлмәк кигән кәләш кебек бик матур була. Спирея сортлары күп төрле, безнең якларда күбрәк Вангутта сортын үстерәләр.
Бакчачылар, шәһәр урамнарын яшелләндерүчеләр бу куакны матур чәчәкләре һәм тәр-биягә әрсез булган өчен үз итә. Сортына карап, спирея ак, алсу, куе кызыл, ачык көрән төстә була. Куакның биеклеге дә сортына бәйле. Шуңа күрә язын спирея куагы алырга җыенсагыз (бу куак сортлары безнең базарда сатыла, күргәнем бар), сатучыдан сорты турында яхшылап белешмичә алырга ашыкмагыз. Гадәттә, спирея куагын көздән утыртып калдыралар, тик бу елга без инде соңга калдык. Әгәр бакчагызда бу куакны утыртырга уйласагыз, иртә язда ук, бөреләр уянганчы утыртырга тырышыгыз. Утыртачак чокыр иркен булырга тиеш, тамырлар төбенә һәм ян-якларына тиеп тормасын.
Әйтеп киткәнемчә, спирея куагы теләсә-нинди туфракта да, өстәмә тукландыруларсыз берничә үсә ала. Ул корылыкны һәм кышкы салкыннарны да җиңел кичерә. Аның төбен дә күбрәк матурлык өчен генә йомшартып торалар. Спирея куагын ел саен формалаштырып, кисеп торырга киңәш ителә. Иртә язда чәчәк атучы сортларын чәчәк атып бетергәч, ә җәй чәчәк атучыларын иртә язда формалаштырып, кисеп куярга кирәк. Шулай ук, карт ботакларын да кисеп, куакны яңартып тотарга.
Ә хәзер халык арасында киң таралган берничә сортка тукталыйк. «Спирея японская» - ярты метр биеклектә үсә, җәй айларында ал, куе кызыл чәчәк ата. Бер кимчелеге бар - әкрен үсә. «Спирея иволистная» - исеменнән күренгәнчә, яфраклары тал агачыныкына охшаш. Биеклеге метрдан артып китә, чәчәкләре ал, алсу төстә. Куак төбеннән (кура җиләге куагы кебек) яшь үсентеләр бирә, шуңа күрә бакчаны тиз басарга мөмкин.
«Спирея Вангутта» - язын чәчәк ата, Спиреянең иң озын үсүче сортларыннан берсе. Чәчәге ак төстә. Куак кояшлы урынны ярата, салкыннарга бирешми. Аны койма урынына утыртырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев