Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сорагыз, җавап бирәбез

"Күршебез көз көне беренче кар явуга ук теплицасына кар тутырып куя. Ә мин яз җиткәч кенә тутырам. Кайсыбыз дөрес эшли, теплицага карны кайчан тутырырга? Р.Сәлимов".

Тәҗрибәле бакчачылар теплицага карны кыш ахырында кертергә киңәш итә. Гыйнвар, февраль суыкларында теплицадагы туфракны туңдырып йогышсызландырырга кирәк. Көздән үк тутырып калдырсагыз, кар катламы астында туфрактагы йогышлы авырулар һәм андагы корткыч бөҗәкләр кышны исән чыгачак. Яз башында кар кертүне берничә мәртәбә башкарырга мөмкин. Чөнки кояш яктысында кар басылып, тыгызлана, аңа тагын өстәргә мөмкин булачак. Ә кар суы үсемлекләр өчен бик файдалы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев