Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Шалкан турында берничә сүз

Бу яшелчәне ике срокта чәчәргә мөмкин. Мул уңыш алырга һәм кыш буе әйбәт саклана торган шалкан үстерергә телисез икән, түтәлгә еш су сибәргә кирәк. Туфрактагы паразит бөҗәкләр үсемлекләргә иң зыян китерүчеләр булып санала.

Шалканда аксым, файдалы матдәләр күп, шикәр алты процент чамасы һәм аннан да күбрәк була. Витаминнарга (бигрәк тә В15 В2, С һәм РР витаминнарына) һәм төрле тозларга (кальций, калий, фосфорга) бай булу сәбәпле, бу культуралар организм өчен бигрәк тә кышкы һәм иртә язгы айларда аеруча кыйммәтле саналалар.

Шалканның безнең якларда «Петровская», «Алтын шар» (Золотой шар), «Белая ночь», «Милан» сортлары уңышны яхшы бирә. «Петровская» уртача иртә өлгерә торган сорт. Тамыразыгы кысынкы, түгәрәк, 300 грамм чамасы авырлыкта, йомшагы сары төстә һәм бик тә тәмле. Бу сортның сакланышы әйбәт, аны озак, ягъни җәйгә кадәр сакларга мөмкин. «Белая ночь» тишелеп чыкканнан соң 75-80 көннән өлгерә, ягъни уртача срокларда өлгерешле сорт. Тамыразыгы түгәрәк, авырлыгы 300-350 граммга җитә, йомшагы ак төстә, сусыл булуы белән аерылып тора. Шалкан артык җылы таләп итми, суыкларга чагыштырмача чыдам: –20, –3°С суыкларны да кичерә ала. Җәй көне куллану өчен билгеләнгәнен – майның беренче яртысында, кыш-яз кулланырга тиешлесен июнь ахыры - июль башында рәт араларын 20-25 см калдырып махсус әзерләнгән түтәлләргә чәчәләр. Үсентеләрне карап үстерү шытымнарны сирәкләүдән, чүп үләннәреннән арындырудан, рәт араларын 2-3 тапкыр эшкәртүдән гыйбарәт. Үсемлекләр беренче тапкыр 2-3 чын яфрак җибәргәч, икенче тапкыр беренчесеннән соң 2 атна үткәч сирәкләнә. Соңгы тапкыр сирәкләгәннән соң, рәтләрдәге үсемлекләр арасы 10-12 сантиметр калырга тиеш.

Шалкан тишелеп чыгуга җир борчасыннан нык зарарлана. Шуңа күрә, шытымнар күренүгә тәмәке тузаны яисә көл белән тузанландыралар. Болар тиешенчә файда итмәгән очракта, борчаларга каршы 0,2 процент хлорофос эремәсе кулланырга мөмкин. Саклау өчен шалканның июль башларында чәчеп үстерелгәннәрен генә салырга кирәк, алар яхшы саклана, көпшәкләнми һәм тәме дә әйбәт кала, үзгәрми. Саклау өчен бик эре, шулай ук язын чәчеп үстерелгән тамыразыкларны калдырырга ярамый: алар бик тиз көпшәкләнәләр һәм үреп үсә башлыйлар, начар сакланалар.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X