Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сезон буе төче торма ашап

Сезон буе өстәлебездә төче торма булсын өчен, аның төрле сортларын алырга тырышабыз. Апрельдә үк түтәлне полиэтилен белән каплап «Ледяная сосулька» (озын ак төстә була), «Корунд» (кызыл төстә), «18 дней» (цилиндр формасында, ачык кызыл төстә) чәчәбез. Көзен тирес кертелмәсә, казыр алдыннан, түтәлгә нәзек кенә катлам итеп компост салабыз, кәбестә чебененнән саклар...

Сезон буе өстәлебездә төче торма булсын өчен, аның төрле сортларын алырга тырышабыз. Апрельдә үк түтәлне полиэтилен белән каплап «Ледяная сосулька» (озын ак төстә була), «Корунд» (кызыл төстә), «18 дней» (цилиндр формасында, ачык кызыл төстә) чәчәбез. Көзен тирес кертелмәсә, казыр алдыннан, түтәлгә нәзек кенә катлам итеп компост салабыз, кәбестә чебененнән саклар өчен көл сибәбез. Түтәл кояшлы урында булырга тиеш. Төче торма орлыгын 1-2 атна аралаш, 2-3 сантиметр саен 1 сантиметр тирәнлектә чәчәбез. «Юллар» арасын 15-20 сантиметр итеп калдырабыз. Кирәк булса, үсемлекләр үсеп чыккач, сирәгәйтергә мөмкин.
Июньнән «Илке» (шар формасында, эре, кызыл төстә), «Сакса» (түгәрәк, кызыл төстә), «Красный великан» (озын) җәйге сортларын чәчә башлыйбыз. Үсемлек арасында 5-10 сантиметр калдырырга киңәш итәм. Җәйге сортларны күләгә булган урынга чәчәбез һәм сирәгәйтмибез. Аларны 4 атнадан ашарга була.
Су аз сипсәгез, төче торма тәме әче булачак. Шуңа күрә суны көн саен сибәбез, түтәлне утарга онытмагыз. Төче торманы көзен дә ашарга теләсәгез, августта «Моховский», «Чемпион», «Заря», «Жара», «Злата» һ.б. сортларны чәчегез.
Уңышны вакытында җыеп алырга тырышыгыз, юкса, төче торма сүсле булачак, ә сабагы үсеп чәчәк аткан яшелчә ашауга яраксызлана. Аны озаграк саклар өчен, салкын су салынган эмаль савыт-сабага сабагын өскә каратып салабыз. Суны 2-3 көн саен алыштырырга кирәк була. Болай эшләгәндә, төче торма 8-10 көн дәвамында тәмен югалтмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев