Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Помидорыгыз кызарамы?

Бу киңәшләр дә бакчачылар белән аралашканнан соң җыелган. Әгәр кызыксынсагыз, үз бакчагызда тәҗрибә үткәреп карый аласыз. Помидордан мул уңыш алу сере - сыйфатлы орлык һәм яхшы үсенте. Шуңа күрә сыналган сортларны алырга тырышыгыз, иң башта ук аерым савытларга утыртыгыз. Бер тамырда ботакларны сирәк кенә калдырыгыз, ботаклар күбрәк булган саен аларга...

Бу киңәшләр дә бакчачылар белән аралашканнан соң җыелган. Әгәр кызыксынсагыз, үз бакчагызда тәҗрибә үткәреп карый аласыз.
Помидордан мул уңыш алу сере - сыйфатлы орлык һәм яхшы үсенте. Шуңа күрә сыналган сортларны алырга тырышыгыз, иң башта ук аерым савытларга утыртыгыз.
Бер тамырда ботакларны сирәк кенә калдырыгыз, ботаклар күбрәк булган саен аларга күбрәк көч сарыф ителә.
Помидор куакларын бәйләргә онытмагыз. Гадәттәгечә, таякларга гына түгел, ә өстән горизонталь терәкләр дә кирәк. Помидорның өске ботакларын шулай күтәртеп бәйләгез. Аскы ботаклардагы помидорлар җирдә ятып черемәсен өчен такталар куярга кирәк.
Помидор мул чәчәк атса, аның чәчәкләрен сирәкләгез, чөнки мул чәчәкнең күбесе кысыр чәчәк булачак.
Мул булып, күкрәп үскән ботакларны кисәргә кызганмагыз, аскы яшь ботакларны кисеп ташлавың хәерле. Чөнки алар барыбер үсеп өлгермәячәк, без җылы якта яшәмибез, август башында инде кырау төшүгә помидор карала башлый. Түбән Кама шәһәрендә яшәвегезне, химия яңгырлары турында да онытмагыз.
Фитофтороз авыруы хакында да истән чыгармагыз, хәзер бу авыруга каршы күп препаратлар сатыла.
Июль ахырында яхшылап су сибеп, помидорлар төбенә салам яки пычкы чүбе салып, су сибүдән туктагыз.
Помидорларның сабакта кызарганын көтмәгез, җыеп алыгыз, бигрәк тә аскы ботаклардагы уңышны. Помидорның өлгергәнен каян белим дисәгез, өлгергән помидор ялтырап тора, шуңа игътибар итегез. Алар тартмаларда да тәмле булып кызарачак.
Помидорларның куакта ярылып утыруының төп сәбәбе - суны дөрес сипмәү. Уңышны җыярга атна-атна ярым кала су сибүне туктатыгыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев