Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Пакеттагы F тамгасы ни аңлата?

Күп кенә пакетлардагы F1 тамгасын үзегезнең дә күргәнегез бардыр. Бу хәрефнең ни аңлатканын беләсезме соң? Әлеге тамга пакеттагы орлык ике төрле культураны серкәләндерү юлы белән китереп чыгарылган дигән сүз. Мондый тамгалы орлык чәчкәндә уңыштан орлык калдырырга ярамый. Орлык пакетларында әле тагын башка хәрефләр дә бар. Мәсәлән, «A» тамгасы куелган икән,...

Күп кенә пакетлардагы F1 тамгасын үзегезнең дә күргәнегез бардыр. Бу хәрефнең ни аңлатканын беләсезме соң?
Әлеге тамга пакеттагы орлык ике төрле культураны серкәләндерү юлы белән китереп чыгарылган дигән сүз. Мондый тамгалы орлык чәчкәндә уңыштан орлык калдырырга ярамый.
Орлык пакетларында әле тагын башка хәрефләр дә бар. Мәсәлән, «A» тамгасы куелган икән, орлык альтернариозга (помидорда кара таплар, кыярда коры таплар) каршы эшкәртелгән; «C» кладоспориозга (помидорда көрән таплар); «F» кыяр һәм помидорның фузариозга каршы торучынлыгын арттыра; «F1» гетерозисный гибрид; «N» нематода авыруына каршы тора торган сорт; «P» фитофторозга бирешми һ.б.
Пакетта бу билгеләрнең берьюлы берничәсе була икән, димәк орлык берничә авыруга бирешмәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X