Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Мотоблокмы, әллә культиватормы

Егерме береенче гасырның унбишенче елын ваклап киләбез. Ел артыннан ел узган саен, фән-техника казанышлары үскәннән-үсә, тик үзебезнең 4-5 сутый бакчабызны моннан 20 еллар элек ничек көрәк белән казыган булсак, хәзер дә үзгәреш сизелми диярлек. Бәлки кул көче белән эшләүдән баш тартыргадыр? Сүз дә юк, тракторчыларга акча түләсәң, бакчаны бик тиз...

Егерме береенче гасырның унбишенче елын ваклап киләбез. Ел артыннан ел узган саен, фән-техника казанышлары үскәннән-үсә, тик үзебезнең 4-5 сутый бакчабызны моннан 20 еллар элек ничек көрәк белән казыган булсак, хәзер дә үзгәреш сизелми диярлек. Бәлки кул көче белән эшләүдән баш тартыргадыр? Сүз дә юк, тракторчыларга акча түләсәң, бакчаны бик тиз сукалап бирәләр бирүен. Тик, беренчедән, хезмәте өчен шактый акча каера; икенчедән, агачлар арасына кереп йөри алмый. Шуңа күрә, фән-техника казанышларыннан аз сутыйлы бакчалар өчен булган мотоблок яки культиватор алу турында уйланырга вакыттыр. Бу турыда сүз чыккан икән, кайсысына өстенлек бирергә соң дип уйга калсагыз, иң беренче эш итеп, бу техниканы нинди максат өчен алуыгызны җентекләп уйлагыз. Ә без аларның икесенең дә мөмкинлекләренә тукталыйк.
Культиватор - бары тик туфракны эшкәртү өчен генә кулланыла. Аның электр, бензин һәм дизель ягулыгы белән эшли торган вариантлары бар. Әгәр сезнең бакчагыз зур түгел икән, бик кыйммәтле булмаган 4-5 ат көчле (авырлыгы 45 кг чамасы) бензин белән йөри торган җиңел вариантын алу да җитә. Әгәр инде бакчагыз 10 сутыйдан артып, аның шактый мәйданына бәрәңге утыртырга җыенсагыз, мотоблок кирәк булачак.
Мотоблок - җирне эш-кәртүдән кала, тагын башка функцияләре дә байтак. Мәсәлән: печән чабу, бәрәңге утырту, төбен өю, бәрәңге казу кебек операцияләр дә башкарырга мөмкин. Ике тизлектә һәм артка таба да йөри ала. Авырлыгы 70 килограммнан да ким булырга тиеш түгел. Аннан җиңел булганнарының тәгәрмәчләре туфракта батарга, әйләнмәскә мөмкин. Мотоблокның 8-12 ат куәтлеләре дә бар. Тик болары инде гектардан күбрәк җир участогы булганнар өчен. Бакчаң 40 сутыйдан артмаганда, 6-7 ат куәтлесе дә ярап тора. Бәяләре дә күпме эш башкара алуына карап. Шунысы да бар: мотоблокка кечкенә арба тагып та йөрергә мөмкин.
Мотоблокның культиватордан өстенлегенә дә игътибар итегез. Беренчедән, ул алда әйтеп киткән эшләрне башкара ала. Икенчедән, шактый көчлерәк. Шунлыктан, бакча сукаларга, эшкәртергә азрак вакыт китәчәк.
Культиваторның өстенлеге - бәясе арзанрак булуда. Күчереп йөртергә җайлырак, (машина багажнигына да сыярга мөмкин), ә мотоблок өчен махсус арба кирәк, ул - зуррак һәм авыррак.
Кайсысын алачагыгызны хәл иткәч, кайдан алырга икәнен дә ныклап уйлагыз. Чөнки сез бу техниканы үзегезгә фәлән еллар хезмәт итсен өчен аласыз һәм акча да шактый түгәргә туры киләчәк. Истә тотыгыз: кыйммәт бәяле әйбер алганда, сатучыларның сүзләренә ышанып, яңа товарга кызыкмагыз, киресенчә, сәүдә базарында инде берничә ел лаеклы урын тоткан ышанычлы маркалы техника алырга тырышыгыз.
Безнең халык инструкцияләр китабын да техника ватылгач кына карарга күнеккән. Тик сез, башта ук аңлашылмаучанлык чыкмасын өчен, рус телле инструкциясе булган һәм гарантия бирелә торган товар алу җаен карагыз. Ватыла-нитә калса, сервис үзәге үзебезнең шәһәрдә яки якын-тирә шәһәрдә булса тагын да яхшырак. Ватылган очракта, тимер-томыр өеме булып тормасын өчен, запас частьлар табу мөмкинлеген дә алдан белеп тору комачауламас. Тагын бернәрсәне әйтеп китү урынлы булыр: бензинга эшләгәненә яки дизель ягулыгы белән йөргәненә өстенлек бирергәме?
Бензин белән йөри торган мотоблок - арзанрак, җиңелрәк. Җиңел кабына. Дизель ягулыгы белән эшләгәннәре көчлерәк, озаккарак чыдый, тик авыррак. Ватыла-нитә калса да, ремонтлау кыйммәткәрәк төшәчәк.
Менә шушыларны укыгач, кайсысын алырга икәнен чамалап, үзегез өчен тиешле нәтиҗәне ясарсыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X