Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Миләшнең файдасы турында

Газетабызны яратып укучыларыбызның берсе Кәүсәрия Шәйдуллина сәхифәләребезнең берсендә балан агачы турында язганнарны укыгач, тиз генә йөгертеп шигырен язып, безгә җибәргән. Балан һәм миләшнең файдалы якларын шушы шигырьне укып исегезгә төшерерсез һәм киләчәктә кулланырсыз дип, әлеге шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бакчада баланнар пешеп
Кып-кызыл кызарганнар.
Тәлгәш-тәлгәш җимешләрен,
Кыенсынмый өзеп ал.

Ашыкма әле, кышка керик,
Туңнар төшсә, тәмләнә.
Ачысы күчсә салкынга
Ошый ул бөрлегәнгә.

Салкын тисә, дару эзләп
Чапма даруханәгә.
Бакчаңда балан булганын
Төшер син хәтереңә.

Салкын тисә дә хәтерлә,
Ачы баланның согын.
Шикәр салып бер татысаң –
Эчәсең килер тагын.

Мунчадан соң башкаеңа
Ис тигәне сизелсә,
Кабып җибәр туң баланны
Терелерсең, сизмичә.

Кан басымың күтәрелсә -
Балан суын эчкәлә.
Файдасы күп була, диләр
Катып киткән эчкә дә.

Даруханәдән алабыз
Аскорбин кислотасын.
Бакчадагы баланыңның
Күбрәк булыр файдасы.

Авырмагыз салкын тиеп,
Кан басымы менмәсен.
Дус булыгыз балан белән
Күрерсез нәтиҗәсен.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев