Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Менә шундый зур уңыш

Бакчаларда уңыш тулысы белән җыелып бетте. Хәзер инде кем нәрсә үстергән - шуның белән хаклы рәвештә мактанып алырга да була. Бер укытучы яңа тема аңлатканда укучыларына: "Сезгә аңлата-аңлата үзем дә аңладым бит инде" дип әйткән кебек, газета укучыларыбыз өчен бакчачылыкка кагылышлы язмалар әзерләп һәм үзем язганнарны бакчамда сынап карап, шактый...

Бакчаларда уңыш тулысы белән җыелып бетте. Хәзер инде кем нәрсә үстергән - шуның белән хаклы рәвештә мактанып алырга да була. Бер укытучы яңа тема аңлатканда укучыларына: "Сезгә аңлата-аңлата үзем дә аңладым бит инде" дип әйткән кебек, газета укучыларыбыз өчен бакчачылыкка кагылышлы язмалар әзерләп һәм үзем язганнарны бакчамда сынап карап, шактый гына остарып җиттем бит, әй. Менә бу фотодагы кишер минем бакчада үсте. Барысы да дип, әйтмим, күбесе шундый зур булып үсте. Ә пенсионерка Сания Сираҗетдинова бакчасындагы бәрәңге уңышы бик шәп булган. Фотодагы бәрәңгеләр - аның бакчасыннан. Газета укучыларыбыз арасында тәҗрибәле бакчачылар күп, аларның бакча уңышын арттыруда үз серләре бардыр. Сезон ябылды. Сездән фотолар һәм тәҗрибәгез белән уртаклашуны көтеп калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X