Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Матур күренсә дә, чүп үләне

Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.

Тузганак эченә утырып фотога төшү бик матур булса да, аны бакчадан юк итү шактый катлаулы эш. Әйе, тузганак чәчәгеннән бал, кайнатма әзерлиләр, дару үләне итеп киптереп куялар. Тик бер генә бакчачының да тузганак үстерәсе килми.
Тузганак – кашкарыйлар гаиләсенә кергән күпъеллык үсемлек һәм шактый әрсез чүп үләне. Аның җир өстендәге өлеше юкка чыкса да, тамырлары туфракта кышларга кала. Орлыклары җир өстендә ятканда, тузганак бик тиз тамыр җибәрә, үрчи һәм аның тамырлары да тирәнгә китә. Вакытында котылу чараларын күрмәсәң, биш ел дәвамында бер үк урында үсәргә мөмкин. Ул башка культура үсемлекләренә үсәргә ирек бирми. Аның аркасында яшелчәләр акрын үсә, чөнки ул аларга кирәк булган файдалы матдәләр белән туклана. Шуның өчен әлеге чүп үләненә аерым игътибар бирергә, тиз арада котылу чаралары уздырырга кирәк.
Җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын җыеп барыгыз. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып яңадан үсеп чыгуы бар. Тузганактан котылырга халык чаралары да ярдәм итә. Әйтик, уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган башка культура үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.
Ә химикатларга килгәндә, берничә тапкыр «Снайпер», «Лентор», «Кеплекс» кебек препаратлар белән эшкәртә аласыз. Алар ярдәмендә 3-4 көннән соң тузганаклар корып юкка чыгачак.
Тузганакның үзен дә ашлама итеп кулланырга була. Моның өчен үсемлекнең тамырын җыеп, суга салып ачытырга һәм яшелчәләргә сибәргә кирәк. 10 литр суга 1,3 килограмм тузганак тамыры салыгыз, әлеге ашлама 2 атна эчендә әзер була.

– Тузганак чәчәге һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.
– Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырларыннан эчемлек ясап эчкән. Ул тәме белән кофега охшаган имеш.
– Италиядә рестораннарда әле хәзер дә тузганактан төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге «сары кояшлар» белән сату итәләр.
– Тузганакның орлыклары 100 километр очып барырга сәләтле.
– АКШның Огайо штатында май аеның беренче шимбәсендә тузганаклар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр өс-башларын тузганаклар белән бизиләр һәм «сары кояш»лардан әзерләнгән тәм-томнардан авыз итәләр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X