Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Мангал

Хәзер совет чорындагы кебек бакчаның һәр сантиметрына яшелчә яки җиләк-җимеш утыртучылар өлкәнәя бара, аларга алмашка килүче яшьләр бакчаны ял итү урынына әйләндерә баралар. Андыйлар үз бакчаларында кишер, бәрәңге үстереп мәшәкатьләнмиләр, тоталар да, газон үләне чәчеп куялар. Әлбәттә инде, хәтфәдәй яшел үләнле бакчада мангал куелган, гамак көйләнгән ял итү урыны да...

Хәзер совет чорындагы кебек бакчаның һәр сантиметрына яшелчә яки җиләк-җимеш утыртучылар өлкәнәя бара, аларга алмашка килүче яшьләр бакчаны ял итү урынына әйләндерә баралар. Андыйлар үз бакчаларында кишер, бәрәңге үстереп мәшәкатьләнмиләр, тоталар да, газон үләне чәчеп куялар. Әлбәттә инде, хәтфәдәй яшел үләнле бакчада мангал куелган, гамак көйләнгән ял итү урыны да булмый калмый.
Безнең кебек урта яшьтәгеләр өчен дә бакча әле ул килгәннән башлап кайтып киткәнгә кадәр бил дә турайтмый эшләү урыны гына түгел. Адәм баласына ял да кирәк. Ял көннәрендә дуслар белән җыелып шашлык кыздыру, мунча керү бакчачылар арасында гадәткә кереп бара. Үзенчәлекле мангал белән җыелган кунакларыңның күзләрен дә кыздырсаң…
Мангалның үзең белән йөртердәй җыелмалы формалары һәр кибеттә сатыла, аларын үзегез дә күргәнсездер. Болары җиңел һәм аз урын алганга, үзең белән юлда йөртергә уңайлы. Тик материалы җиңел булган саен аның җитешсезлеге дә арта: итне тиз яндыра, җылы тотмый, тиз туза. Чуеннан яки авыр тимердән ясалган һәм бакчада бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә җайлы булган мангал күмер җылысын озак саклый. Бәясенә карап, бизәкләп, коеп ясалганнары бакчаны ямьләп тора. Монысы инде матуррак та,
чыдамлырак та.
Ә инде кулы эш белгән ир-ат бакчаның бер почмагында мангалны үзе төзеп куя ала. Бер урыннан икенчесенә күчереп йөртеп булмаса да, аны мич урынына файдаланырга, кич эш беткәч, җыелып ял итү урыны ясарга була. Мондый мангал ясаганда, иң мөһиме, төтен тарту торбасы (дымоход) булырга тиеш.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X