Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Куакларны тәрбиялибез

«Язгы душ» Соңгы елларда бакчачылар язын куакларга агулы катнашма (пестицидлар) урынына кайнар су сибәләр. Моны кар инде эреп беткәндә, әмма бөреләр ачылганчы эшләү мөһим, әмма көзен дә башкарып була. Карлыган, крыжовник, зелпе, кара бөрлегән зур тартмаларда үсә. Әйләнә тирәсе исә линолеум кисәкләре белән капланган һәм 5-6 см катламда елга комы...

«Язгы душ»
Соңгы елларда бакчачылар язын куакларга агулы катнашма (пестицидлар) урынына кайнар су сибәләр. Моны кар инде эреп беткәндә, әмма бөреләр ачылганчы эшләү мөһим, әмма көзен дә башкарып була.
Карлыган, крыжовник, зелпе, кара бөрлегән зур тартмаларда үсә. Әйләнә тирәсе исә линолеум кисәкләре белән капланган һәм 5-6 см катламда елга комы сибелгән. Шуңа күрә, биредә беркайчан да саз булмый һәм куакларны эшкәртү вакытында пычранмый. Эшкәртүне коры һавада эшлим. Моның өчен мунча ягам, 100 литрлы бакта кар суын кайнатам, аны «лейка»га салып, су сибә башлыйм. Бу вакытта су температурасы 75 градуска кадәр төшә, шуңа күрә ул үсемлекләрне пешерми. Һәр куакка 8әр литр су китә. Кагыйдә: һәр куакны бер тапкыр эшкәртеп чыгарга кирәк, чыланмыйча калган ботаклар калса да, башка тотынырга ярамый. Ботаклар, үсенте, бөредәге гөмбәчекләргә койган су тиз суына, кабат пешекләү зыян китерергә мөмкин.
Шул ук вакытта җимеш бирүче яшь агачлар һәм кура җиләге турында онытмыйм. Аларга сиптергеч кулланам, җир җиләгенә 60-65 градустагы суны сибәм. Нәтиҗәдә, куаклар һәм агачларда бернинди чир юк, алар әйбәт үсә һәм кышны әйбәт кенә уздыра.
Кисү тәртибе
Март җитте. Димәк бакчада, иң беренче эш итеп куакларны кисә башларга кирәк. Көзен өлгермәгән булсагыз, беренче чиратта, карлыган, крыжовник, гөлҗимеш, зелпене кисегез. Үзем шәхсән, аларны язын утырткач та, үсемлекне карлыганның 3-4, крыжовник 5-6 бөре калырлык итеп кенә кисәм.
Икенче елда кискән вакытта куакта ныгыган 4-5 үренте калдырам. Ел саен куакның ботакларының иң әйбәтләре кала. Җитлеккән 20-25 ботаклы куак тулысынча 5 елдан формалаша. Аларны даими тәртипкә китереп торам. Җәелеп үскән куакларның астагы өлешен кискәч, калганнары югарыга таба үсә башлый.
Куак үзәген сирәкләп торырга онытмагыз, юкса ул куерып, чирләр йогарга мөмкин. Куерган үзәктә, шулай ук, бөреләр авыр үсә, кышын аларга салкын тияргә мөмкин, җимеше вак була, тәме дә үзгәрә.
Кисәр алдыннан һәр ботакны җентекләп тикшерәм. Урыны тигез һәм шома булып калсын өчен бары үткен «секатор» белән эш итәргә киңәш итәм. Ботактагы төпләрне калдырсагыз, аларда чирләр барлыкка килә, корткыч бөҗәкләр язын башка
ботакларга күчә. Кискән урыннарына бакча төнәтмәсе (отвар) белән сөртәм.
Шулай итеп үстергән, формалыштырылган карлыган һәм крыжовник 10 елга якын уңыш бирә ала.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев