Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Куакларны кимерүчеләрдән саклыйбыз

Бакчамда эшли башлаган дәверне яхшы хәтерлим. Аны кышка тулысынча әзерләдем дип, сезонны тәмамладым. Яз җиткәч, ни күрим: чия куагының яшь ботакларын пычак белән кискәннәр диярсең, алмагач кәүсәсе урыны-урыны белән кимерелгән. Куакларны көч-хәл белән коткарып калып булды. Хәзер мин бакчаны кимерүчеләрдән саклау чараларын алдан күрәм. Агачның аскы өлешен чыршы ботакларының инәләрен...

Бакчамда эшли башлаган дәверне яхшы хәтерлим. Аны кышка тулысынча әзерләдем дип, сезонны тәмамладым. Яз җиткәч, ни күрим: чия куагының яшь ботакларын пычак белән кискәннәр диярсең, алмагач кәүсәсе урыны-урыны белән кимерелгән. Куакларны көч-хәл белән коткарып калып булды.
Хәзер мин бакчаны кимерүчеләрдән саклау чараларын алдан күрәм. Агачның аскы өлешен чыршы ботакларының инәләрен читкә каратып бәйләп куям. Кояш яндырмасын өчен известь измәсе белән буйыйм. Чыршы ботакларын катыргы яки киндер тукыма белән төрәм. Кайбер белгечләр яшь куакларны тулысынча төрергә киңәш итсә дә, моны салкыннар җиткәч эшләргә була дип йлыйм. Бер мәртәбә мин ике алмагачны шулай төреп карадым. Ноябрь уртасында кинәт җылытып, кинәт суыткач, бер куак өшеде, икенчесенең аскы ботаклары гына исән калды.
Кышын кәүсәне һәм төп ботакларны кимерүчеләрдән һәм салкыннан саклау өчен кар белән күмеп куям, җылы көннәрдә тычканнар якын килмәсен өчен таптап чыгам.
Бакчаны кимерүчеләрдән һәм куяннардан саклаган вакытта коймагызга игътибар итегез. Кайвакыт иң әйбәт, нык киртә дә ярдәм итә алмый, бигрәк тә кырыйлап куаклар утыртылган булса. Куяннар биек карт көртләре аша бакчага җиңел генә үтеп керә ала. Матбугат басмаларының берсендә, бакчаны саклар өчен, койма тирәли траншея казырга киңәш ителә. Ләкин 1-1,5 метр киңлектәге чокыр куянны туктата алмаячак, ул аны җиңел генә сикереп чыгачак. Агач кәүсәсен коткарып калу өчен кайбер бакчачылар аның кайрысына дуңгыз мае сөртеп чыга - озынколаклар аның исен яратмый. Ә менә И.Мичурин кәүсәне май сөртелгән тыгыз кәгазь белән урап бәйләргә кирәклеге турында яза. Куяннарны куркытыр өчен кара төстәге картоннан түгәрәкләр кисеп, шулардан гирлянда ясагыз һәм куакка бәйләп куегыз. Бакчаны кимерүчеләрдән саклау чаралары бик күп, кулланырга гына кирәк.
Александр НИКОНОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X