Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Койма артында да безнең җир

Бакча тәрбияләргә өйрәндек. Яшелчә түтәлләрен дөрес итеп ясый, чәчәкләр үстерә беләбез, бакчабызны ямьгә һәм гүзәллеккә күмдек. Әмма койма артына чыксаң, ирексездән уйга каласың: массивта тәртип ник бер дә күренми икән? Бервакыт бакчачылык ширкәте яныннан узганда, юл буендагы зур чүплеккә күзем төште. Биредә нәрсә генә юк! Киселгән агачлар, казып чыгарылган куаклар,...

Бакча тәрбияләргә өйрәндек. Яшелчә түтәлләрен дөрес итеп ясый, чәчәкләр үстерә беләбез, бакчабызны ямьгә һәм гүзәллеккә күмдек. Әмма койма артына чыксаң, ирексездән уйга каласың: массивта тәртип ник бер дә күренми икән?
Бервакыт бакчачылык ширкәте яныннан узганда, юл буендагы зур чүплеккә күзем төште. Биредә нәрсә генә юк! Киселгән агачлар, казып чыгарылган куаклар, төзелеш чүбе, полиэтилен, буяудан калган савытлар, шешәләр... Ә бит бу тәртипсезлек - бакчаларында эшләргә яки ял итәргә төшкән кешеләр эше. Кем ничектер, мин бакчалар янындагы мондый чүплекләрне - культурасызлык дип саныйм.
Хуҗаларча карасаң, ташланган әйберләр арасында чүп-чар булмаганнары да бар. Мәсәлән, киселгән агач һәм куаклар. Нәзек ботакларны кискәләп алабута белән компост өеменә күмеп куярга була. Кәүсә һәм калын ботаклар утынга ярый: шашлык кыздырганда, мунча якканда кирәге чыга. Үзеңә кирәкмәсә, күршеңә тәкъдим ит. Һич югында яндырыгыз, көл - яхшы ашлама.
Төзелештән соң калган чүпләргә килгәндә, урамга чыгып карагыз: ватылган кирпеч, каткан цемент измәсе белән юлдагы чокыр-чакырны тигезләргә мөмкин.
Банка, шешәләрне пакетка салып, шәһәргә кайтканда контейнерга ташлагыз! Койма артындагы җирне дә тәртиптә тотыйк. Аны да саклыйк, матурлыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев