Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Киңәш капчыгы»

Кыяр үстерүчеләргә:

– 1 чиләк суга 1 литр сөт, 10 тамчы йод, 20 грамм кер сабыны кушарга. Бу эремәне кыярга 3-4 яфрагын чыгаргач сиптерергә кирәк, ул барлык чирләрдән дә саклый.
– кичтән 1 чиләк суга 1 ипи салып калдырырга. Иртән ипиен сыгып, кош-кортка ашата аласыз. Суына 10 тамчы йод кушарга. 1 литр төнәтмәне 1 чиләк суга кушып кыярларга сиптерергә була. Ул кыярларны яшәртә. 
– 1 чиләк суга 0,7 литрлы банка суган кабыгы салырга. Кайнатып чыгарырга һәм 14 сәгать төнәтергә. Сөзәргә һәм 1 литр төнәтмәгә 4 литр су кушып, төбенә сибәргә һәм яфракларына сиптерергә. Болай эшләгәндә кыяр озак уңыш бирә, яфраклары саргаймый.
– су сипкәндә барлык яшелчәләргә дә нашатырь спирты кушып сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);
– шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;  
– помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта; 
– суган көпшәкләнмәсен өчен, утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев