Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Халык әйтсә – хак әйтә

Ә сез сынамышларга ышанасызмы?

• 1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.
• 4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.
• 6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.
• 7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.
• 8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.
• 12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.
• 13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.
• 18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.
• 19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар.
• 20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.
• 21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.
• 22 апрельдә һава торышы «утырып» беткән икән, коры җәй көтегез.
• 25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
• 27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.
• 28 апрельдә җил көньяктан иссә - яңгырга.
• 29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.
• 30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев