Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Июнь аенда бакча эшләре

Җәй буе бакчачының эше бетәсе юк. Чүбен дә утарга кирәк, суын да сибәргә, корткыч бөҗәкләрне дә юк итәргә.

Шулай ук җимеш куаклары да игътибар сорый. Чөнки бу айда җимшәннәр формалаша. Шунлыктан агач-куакларга дым җитәрлек булырга тиеш. Әгәр дә көннәр коры торса, яшь агачка – 2-4, җимеш бирүче зур агачларга исә 10 чиләкләп су сибәргә киңәш ителә. Алар төбендәге туфракка дым 50 сантиметр чамасы үтеп керергә тиеш. Агачка дым җитү-җитмәвен яшь ботакларга карап белергә мөмкин: әгәр дә июнь ахырына кадәр алар 20 сантиметрдан азрак үскән икән, димәк, дым һәм туклану җитми дигән сүз. Нормада алар җәйнең беренче аенда 50 сантиметр чамасы үсәргә тиеш. Июньдә бакчаны минераль һәм органик ашламаларның сыек эремәсе белән сыйлыйлар, кәүсә тирәсендә үскән үсентеләрне төбеннән юк итәләр. Мүлчәләнмәгән кәүсә тирәсендә үскән чүп үләннәрен өзеп, агач төбендә калдырыгыз, берьюлы мүлчә дә, органик ашлама да булачак.
Җимеш куаклары арасында карлыган куагы дымны иң нык сөюче булып тора. Көннәр коры торганда аңа суны даими сибәргә кирәк. Барлык агач һәм куак төпләрен черемә белән мүлчәләгез. Ул дымны да яхшы саклар, өстәмә ашлама булып та хезмәт итәр.
Июнь ахырында бакча җиләге өлгерә башлый. Аның яңа мыеклары чыга. Аларны кирәк күләмдә генә калдырып, артыгын кисеп торырга кирәк. Әгәр җиләк түтәлен киңәйтәсегез килсә, беренче һәм икенче мыекчаны гына калдырыгыз. Җиләк куагы төбен салам, агач чүбе һәм кара махсус пленка белән капларга мөмкин. Болай иткәндә, җиләкләр һәрчак чиста булыр, дым да яхшы сакланыр. Әлеге чаралар чүп үләннәрен үстермәс. Кура җиләге чәчәк аткан чорда аны ашлама белән тукландыралар. Ай уртасына кадәр аның 70 сантиметрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Шуның нәтиҗәсендә аларның очында берничә өстәмә ботак барлыкка киләчәк, әнә шулар киләсе ел уңышын арттырачак та инде.
Июнь дәвамында бакчада төрле корткычлар барлыкка килмәгәнме яки чирләр баш калкытмаганмы икәнен күзәтеп тору кирәк. Коелган җимшәннәрне җыярга һәм юк итәргә онытмагыз, чөнки алар, гадәттә, корткычлар белән зарарланган була. Әгәр ончыл чык авыруы барлыгын сизсәгез, карлыган һәм крыжовникның зарарланган ботакларын кисеп алып яндырыгыз. Әгәр дә чир нык таралса, махсус препаратлар белән эшкәртегез.
Бу айда иң мөһим эшләрнең берсе – чүп утау. Туфракны даими йомшарту дымны саклый, кислород белән баета, чүп үләннәрен тизрәк юк итәргә булыша. Яңгырлар яумаганда яшелчә культураларына, җиңелчә ашламалар белән чиратлаштырып, суны даими сибәргә кирәк. Бу чорда төрле чирләр һәм корткычлар активлаша, аларны кул белән җыеп яки хәвефсез препаратлар ярдәмендә эшкәртеп торыгыз.
Июнь аеның икенче яртысында инде бәрәңгенең төбен өяргә кирәк. Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар аны җиргә бетереп күмә, Чөнки ике-өч көннән туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк. Кыраулар төшү куркынычы узганнан соң, ачык туфракка ташкабак, кабак, карбыз, кавын, помидор үсентеләре һәм кыяр утыртырга була. Шулай ук көзге сорт кәбестә, кышкы торма, кызыл чөгендер һәм саклауга салыначак кишерләр чәчелә.
Кыярлар түтәлдә үскән очракта 5-6 яфрак барлыкка килгәч, аларның үсү нокталарын өзегез бу ян сабаклар үсеп китүгә булышлык итәчәк (аларда уңыш бирә торган ана чәчәкләр күбрәк була). Әгәр дә ян сабаклар артык куерып китсә, аларны сирәкләгез. Кыяр күп су ярата дигән сүзләр дөрес түгел. Чөнки артык дым һәм сабаклар куеру черүгә китерә. Шулай ук түтәлне даими йомшартып торыгыз. Ләкин кыяр тамырлары бик өстә урнашкан, аларны зарарлаудан сак булыгыз. Иң яхшысы, туфракны компост, агач чүбе һәм чапкан үлән белән мүлчәләү. Әгәр туфрак бик тыгыз икән, тамырлар һавасыз тончыгачак, шуңа күрә берничә урыннан сәнәк белән җирне 15 сантиметр чамасы тирәнлектә тишкәләп куегыз.
Июнь башында берьеллык чәчәкләр үсентеләрен, георгин бүлбеләрен туфракка утыртырга мөмкин. Июнь аенда гөбләләрнең (үлән бете) һәм яфрак сутын суырып, бар бакчага зыян салучы башка корткычларның иң үрчегән ае. Алардан котылу өчен кирәкле препаратларны кулланыгыз. Махсус кибетләрдә сатучылар ярдәме белән тиешле препаратлар алып, җимеш-куакларны эшкәртегез.
Июньдә шулай ук үскән үләннәрне чабу, «тере коймаларны», декоратив куакларны формалаштыру эшләре бара. Прививкаланган үсентеләрне гел искә алып торыгыз: әгәр прививкадан түбән баш калкыткан «үги» ботакларны күрсәгез, өзеп ташлагыз. Матур итеп җәелеп үскән пион куакларын чәчәк аткан чорда декоратив коймалар белән әйләндереп алырга мөмкин. Бу чорда шулай ук клематис, үрелеп үсүче розаларның да үсә торган ботакларын бәйләргә кирәк. Җәйге чәчәкләр өчен июнь – тиз үсә торган, ә язгылары өчен тынычлыкка китә торган ай. Ай башында, яфраклары саргайганнан соң, гиацинт һәм лалә чәчәкләрен казып алырга кирәк. Суганчаларны җылы, яхшы җилләтелә торган бинага җәеп салыгыз. Ә менә вак суганчалыларны түтәлдә калдырсагыз да була.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев